tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаң тәрбияле булсын дисәң
Балаң тәрбияле булсын дисәң

Балаң тәрбияле булсын дисәң

Ел саен 1 февральдә беренче сыйныфларга язылу башлана. Бу сабыйларын мәктәпкә әзерләүче  әти-әниләр балаларын нинди мәктәпкә, кайсы сыйныфка бирергә дип баш вата торган чор. Әлбәттә, һәрбер ата-ана үз баласынның киләчәген күзаллап, аны төрле фәннәрне тирәннән үзләштерүче сыйныфка бирергә тели. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк, белгечләр сөйләвенчә, туган телен яхшы белгән бала башка фәннәрне җиңелрәк үзләштерә. Шуңа күрә тагын бер кат Ижау шәһәрендә эшләп килүче татар сыйныфлары хакында язарга булдык.

Татар сыйныфлары шәһәребезнең 6нчы гимназиясендә, 10, 12, 55, 97нче мәктәпләрендә бар. Әлеге сыйныфларда белем һәм тәрбия бирү эше ничек алып барыла.

10нчы мәктәп. Әлеге мәктәптә татар телен Удмуртиянең мәгариф отличнигы Фәридә Кашапова алып бара. Биредә 70 бала татар телен фән буларак өйрәнә. Мәктәптә Муса Җәлил исемендәге музей эшли. Экскурсоводлар  булып татар сыйныфында укучылар тора. Мәктәп каршында оештырылган “Йолдыз” ансамблендә укучылар татар җырларын, биюләрен өйрәнәләр. 10нчы мәктәп укучылары “Язгы тамчы” республикакүләм бәйгесендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Биредә “Яңарыш” газетасының  үз ноктасы да бар. 15кә якын укучы атна саен милли басмабызны өйләренә алып кайтып китәләр. Дәресләрдә Милли басмада урын алган иң үтемле язмалар турында фикер алышу да матур гадәткә кергән. “Алтын йомгак” журналының өч  санында да 10нчы мәктәп укучыларының язмалары урын алды. Димәк, биредә иҗат белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә.

12нче мәктәп. Ана теле дәресләрен Халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Рәсимә Садыйкова бирә. Биредә 40ка якын бала татар телен өйрәнә. Әлеге мәктәп укучылары шәһәр күләмендә узган фәнни эзләнү конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясаулары белән аерылып торалар. Тапкырлык буенча да булдыралар. “Яңарыш” газетасы шәһәр күләмендә  уздырган “Могҗизалар кыры” бәйгесендә дә 12нче мәктәп тә укучылары әти-әниләре белән бергә катнашып, беренчелекне алды.

55нче мәктәп. Татар телен Удмуртиянең атказанган укытучысы Рәмзилә Ганиева укыта. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын 42 укучы фән буларак, ә 20 укучы факультатив буларак өйрәнә. Әлеге мәктәптә белем алучылар район, шәһәр, республика күләмендә узган татар теле һәм әдәбияты  олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар.  Мәктәптә Илфат Закиров исемендә музей эшли. Татар сыйныфында укучылар “Асылъяр”фольклор, “Гүзәл” җыр-бию ансамбльләрендә шөгыльләнәләр.

97нче мәктәп. 110 укучы татар телен өйрәнә. Әлеге мәктәпнең үзенчәлеге шунда, биредә балалар да, әти-әниләр дә дин кануннары буенча яшиләр. Шуңа күрә мәктәп күләмендә  йолаларыбызга, милли ризыкларыбызга, киемнәргә кагылышлы күргәзмәләрне, бәйрәмнәрне еш оештырыла. Мәктәптә ел саен зурлап татар теле атналыгы уздырыла.

6нчы гимназия.  Биредә 189 укучы татар телен өйрәнә. Югары сыйныф укучылары һәрвакыт республика, шулай ук төбәкләр арасында узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар.  Быел гимназия укучылары башлангыч сыйныфтан алып югары сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара дистанцион олимпадада актив катнашканнар. Байтак кына укучылар беренче турны уңышлы үткәннәр. 8 сыйныф укучысы Дамир Мөсифуллин  Казан шәһәрендә узган  “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дигән халыкара фәнни-конференциядә уңышлы чыгыш ясаган.  Агымдагы елда гимназиядә  “Асылъяр” фольклор  ансамбле эшли башлады.

Яңа уку елына  гимназия “Республиканың этно-мәдәни  үсеш үзәге” статусы белән керде. Нәкъ шушы статус нигезендә гимназиядә быел бик күп чаралар узды. 11 ноябрьдә ”Балаларның сәләтен үстерүче сыйныфтан тыш чаралар” дип исемләнгән шәһәрнең татар теле укытучыларының киңәшмәсе, “Заманча технология һәм этномәдәни белем бирү” фәнни-гамәли семинар, 4 декабрьдә  “Белем бирү учрежденияләрендә инновацион эшчәнлек этно-мәдәни белем бирү үсешенең төп чыганагы” дип исемләнгән республика күләм семинар узды. “Этномәдәни белем бирү һәм заманча технологияләр”  дип исемләнгән  фәнни-гамәли семинар үтте.

Югарыда санап киткәннәрдән татар сыйныфында белем алучылар шәһәр, республика күләмендә узган милли чараларда катнашалар. Театрларга, Казан артистларының концертларына йөриләр. Татар язучылары, шагыйрьләре  белән очрашалар.  Агымдагы елда Удмуртия татарларының милли- мәдәни автономиясе ярдәмендә Казан шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Шулай ук “Спартак” халык иҗаты йортында  алар өчен татар телендә Чыршы бәйрәме узды. “Яңарыш” газетасы инде өч ел рәттән 100 дән артык укучының иҗатын туплап,  “Алтын йомгак” журналын нәшер итә.

Татар сыйныфларын тәмамлаучылар  арасында Казан югары уку йортларында белем алып, үзләре укыган мәктәпләргә эшкә кайтучылар да бар. Шунысын да билгеләп үтми мөмкин түгел: Татар сыйныфында укыган балаларга  Казандагы югары уку йортларына керү өчен өстенлекләр каралган. Ә иң мөһиме татар сыйныфын тәмамлаучылар үзләренең әхлаклы булулары белән аерылып торалар. Туган телебезне өйрәнгән балалар бервакытта да югалып калмаячаклар.

Рилия Закирова, “Яңарыш” газетасы

Ижау шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*