tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта балалар сабан туе уздырыла
Балтачта балалар сабан туе уздырыла

Балтачта балалар сабан туе уздырыла

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган. 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. – 36 кг га кадәргеләр; – 50 кг га кадәргеләр; – 65 кг га кадәргеләр; – 65 кг нан югарырак үлчәүдәгеләр. Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.

 Материал  http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*