tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барысы да үзебез өчен
Барысы да үзебез өчен

Барысы да үзебез өчен

Ижау шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” («Жилье и городская среда») милли проект кысаларында төзекләндереләчәк территорияләр өчен тавыш бирү бара. Әлеге исемлектә Ленин районындагы ике территория бар. Аның берсе Кирзаводская урамындагы чишмә янындагы күл булса, икенчесе – Мужвайская урамындагы аллея. Тавыш бирү 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Тәкъдим ителгән сигез территория исемлегенә кергән Кирзаводская урамында чишмә янында тротуар, мәйданчык эшләнәчәк, утыргычлар, яктырткычлар куелачак, чәчәкләр утыртылачак дип планлаштырыла.

Ишетеп белгәнегезчә, “Район 25 бараков” дип телгә кергән микрорайон яхшы тер­ри­то­рия дип саналмый. Биредә аулак, агач баскан урыннар күп. Шуңа күрә эчкечеләр, наркоманнарның яраткан урыны ул. Кирзаводская урамында җеназа йорты ачылгач, әлеге территориядә җанлылык сизелә башлады. “Без иске, ташландык мунча бинасын алдык. Аның тирә-ягында аяк та атларлык түгел иде. Әллә ничә йөк машинасы чүп түктек. Биредә яшәүчеләр бездән күлне чистартырга ярдәм сорадылар. Без койма ясаттык, халык белән бергәләп күлне чистарттык. Ленин районы хакимияте ярдәмендә агачларны кистек. Бу эшләрдә кардәшләребез зур көч куйды. Әле алда бик күп эшлисе бар. Кайчандыр әлеге җир бик матур булган бит. Шул ямьлелекне кайтарасыбыз килә. Ә инде проектка керсәк, дәүләт ярдәме белән эшләү тагы да җиңелрәк булыр иде. Чистарту, чисталыкны саклау, пакь булу — Ислам диненең бер өлеше”, — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин әйтүенчә, бу өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә ял итү урыны булачак. Агымдагы елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты буенча Кирзаводская урамы юлларын төзекләндерү эшләре бара. Әлеге юл ике микрорайонны – Татар Базары бистәсен һәм Төзүчеләр шәһәрчеген тоташтырачак. Ленин районы башлыгына би­ре­дә яшәүчеләр үзләренең гозерләрен дә җиткерделәр. “Юл төзекләндерелгәч, бирегә автобус маршруты җибәреп булмасмы? Чөнки балаларга мәктәпкә, балалар бакчаларына йөрергә бик кыен”, — диделәр алар. Рамил Гайнуллин әлеге мәсьәләне шәһәр хакимияте, ИПОПАТ оешмасы белән хәл итәргә кирәклеген искәртте. Бирсен, Ходай! Әлеге микрорайонда автобуслар йөрсен, халык өчен ял итәргә урыннар булсын, барысы да үзебез өчен бит!
Ижау шәһәре сайтының «Формирование городской среды» бүлегендә тавыш бирүегез сорала.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*