tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкалабыз Казан буйлап иң кадерле кунакларыбыз сәяхәт итте
Башкалабыз Казан буйлап иң кадерле кунакларыбыз сәяхәт итте

Башкалабыз Казан буйлап иң кадерле кунакларыбыз сәяхәт итте

Алар исә “Бәхетле балачак” исемле беренче ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесендә җиңүче, Себер илендә гомер итүче Төмән, Омск өлкәләре сабыйлары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары.

Кунаклар исә Казан Кремле тыюлыгы, Иске татар бистәсе, Туган авылым, “Әкият” курчак театры белән таныштылар. Милләттәшләребез шәһәрнең гүзәллеге, чисталыгы, урамнардагы татар телендәге язмаларга сокланып бетә алмады. Балалар “Әкият” курчак театрыннан киткәндә “монда әкияттәге кебек” диештеләр.

Чыннан да, бик еракта, тайга арасындагы шәһәрчекләрдә туып үскән бу сабыйларга Казанны килеп күрү – әкият иленә сәяхәт кебек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*