tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт Опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирергә җыеналар
Башкорт Опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирергә җыеналар

Башкорт Опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирергә җыеналар

Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров үзенең Вконтактедагы битенә: “Миңа республиканың билгеле мәдәният әһелләре Башкорт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Рудольф Нуриевның безнең мәдәниятыбызның иң якты әһелләренең берсе булуы хакында берәүнең дә бәхәсләшмәвенә ышанам. Әмма республика халкы белән киңәшмичә мондый кискен карарлар кабул итүне дөрес дип санамыйм. Шуңа күрә, тавыш бирегез һәм үзегезнең уй-фикерләрегезне җибәрегез”, – дип язып куйган.

Әлегә ике мең ярымнан артык кеше тавыш биргән һәм аларның бик күбе мәшһүр балет биючесенең исемен тагын бер кат мәңгеләштерү ягында. Болары тегесен-бусын уйлап тормыйча гына тавыш бирүчеләрдер, ә каршы килүчеләр комментарийларда аның чит илгә качуын да искә төшергән, Ватанын саткан диючеләр дә бар.

Шулай ук тарихны да, сәнгатьне дә яхшы белүчеләр опера һәм балет театры тарихында үз эзен калдырган бик күп билгеле шәхесләрне атаган, аларның исеме бирелгән очракта дөресрәк булыр иде дигән фикерен җиткергән.

Интернеттагы бәхәстә урталыкның табылуы бик шикле, тарихта казынучылар әлеге опера һәм балет театрының элек Аксаков йорты булуын да искә төшереп узган. “Аксаков исемен бирик, ә Нуриевка һәйкәл куйыйк соң”, дигән берсе.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*