tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан мөфтие булып кем сайланыр?
Башкортстан мөфтие булып кем сайланыр?

Башкортстан мөфтие булып кем сайланыр?

17 сентябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумы узачак, анда республика мөфтие постына дәгъва кылучылар расланырга тиеш, дип яза “Ъ-Уфа” Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков хәбәренә сылтанма белән.

Диния нәзарәте белән озак еллар идарә итүче мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин апрельдә вазыйфасыннан китте һәм июнь аенда вафат булды. Аның урынбасары, имам Айнур хәзрәт Биргалин шушы вакыттан Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкара. Басма хәбәр иткәнчә, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайларга тиешле съезд 16 октябрьгә билгеләнгән. Вячеслав Пятков сүзләренә караганда, 55 кешедән торган пленум бу вазыйфага бер кандидатны да, берничә кандидатны да тәкъдим итә ала.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*