tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта очучы Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзинның батырлыгы хөрмәтенә йорт фасадында граффити ясыйлар
Сургутта очучы Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзинның батырлыгы хөрмәтенә йорт фасадында граффити ясыйлар

Сургутта очучы Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзинның батырлыгы хөрмәтенә йорт фасадында граффити ясыйлар

Сургутта  «Урал авиалинияләре» пилотлары, Россия Геройлары – татар егете Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзин хөрмәтенә граффити ясыйлар. Ул шәһәрнең Тынычлык проспекты, 34 а йорты фасадында Самараның «Art Way» студиясе рәссамнары тарафыннан эшләнә. Әлеге яңалык хакында шәһәр хакимияте башлыгы Вадим Шувалов “вконтакте”дагы шәхси битендә хәбәр итте. https://vk.com/vadim.shuvalov

Исегезгә төшерәбез, 15 нче августта Симферопольгә очучы А-321 самолеты Мәскәү өлкәсендәге кукуруз кырына утырырга мәҗбүр булды. Сәбәбе – очкыч двигателенә кошлар эләгә. Самолетны татар егете Дамир Йосыпов кырга утырта һәм 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.  “Бу граффити халык һәм ил өчен мөһим вакыйганы искә төшереп торачак, “- дип язган Сургут шәһәре башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*