tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең финалчылары билгеле
Башкортстанда “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең финалчылары билгеле

Башкортстанда “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең финалчылары билгеле

Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә беренче бишлеккә кемнәр керде?

Башкалада педагогларның һөнәри осталык бәйгесе дәвам итә. “Ел укытучысы-2020”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы” конкурсларында җаваплы турларны үткән бишәр финалистның исемнәре билгеле булды.

Билгеле булуынча, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә 16 укытучы катнашты. Алар арасыннан жюри тарафыннан биш финалчы сайлап алынды. Соңгы турга Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза Мөхәммәтҗанова, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә Хәлфәтуллинна, Мәчетле районының Олы Ака мәктәбеннән Альбина Нурыева, Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбеннән Алсу Гыймазова үттеләр.

“Ел укытучы-2020” республика конкурсының абсолют җиңүчесе дә, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеменә лаек булучы да “Халык алдында лекция” һәм “Министр белән әңгәмә” сынауларыннан соң билгеле булачак.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*