tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән укыйк, савап алыйк
Коръән укыйк, савап алыйк

Коръән укыйк, савап алыйк

Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар мәчетендә икенче тапкыр “Нур аль-Ильм” дини уку йорты шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе узды. Исламның изге китабын өйрәнүчеләр ярышында дүрт курс укучыларыннан 50гә якын ир-ат, хатын-кыз һәм бала-чага катнашты. Бәйгене башлар алдыннан, уку йорты җитәкчесе Әнвәр хәзрәт Каюмов авыллардан килгән кунакларны сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр кайгыртырга булышкан Кочко-Пожар мәхәлләсенә, җирле эшмәкәр Фаил хамзинга, авыл башлыгы Рөстәм Абдуллинга һәм мәскәүле Фаил Каюмовка олы рәхмәтләрен ирештерде.

Пожар мәчете имамы Дамир хәзрәт Юнисов хәтем-дога кылганнан соң, бәйге ачык дип игълан ителде. Алып баручы, икенче курс шәкерте, кочкопожарлы Файлә ханым Курамшина конкурс шартлары белән таныштырды һәм билет алырга шәкертләрне чакырды.
Кызыл Октябрь районының баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов, Түбән Новгородтан килгән Али хәзрәт Алиев һәм Кече Рбишча мәчете азанчысы Айрат Юсипов составындагы жюри катнашучыларның Коръәнне дөрес итеп тәҗвид кагыйдәсе белән укуын, хәрефләр әйтелешен, тавыш матурлыгын һәм сүрәләрне ятлау дәрәҗәсен бәяләде.

Тәнәфесләрдә Семочкидан Наҗия Хөсәинова, Кочко-Пожардан Файлә Курамшина белән Галия Әхмәтҗанова мөнәҗәтләр әйттеләр, Яндавишчадан Надирә Сәйфетдинова шигырь сөйләде, ә Пашат балалары тирән мәгънәле сәхнәләштергән күренеш күрсәтте. Вакыт җиткәч, бәйгене өзеп, барча мөселманнар сафланып икенде һәм ахшам намазын укыды.
Шулай ук бәйге барышында Әнвәр хәзрәт быелгы уку елының беренче яртысы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы укучы” дип табылган шәкертләрне түбәтәйләр һәм яулыклар белән бүләкләде.

Ниһаять, жюри әгъзалары чыгышларны бәяләп һәр курстан ирләр һәм хатын-кызлар арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. Беренче курс укучыларыннан җиңүчеләр булып Хайдәр Вахитов (Сафаҗай) һәм Равилә Абдулкадерова (Кочко-Пожар), икенчедән Марат Әйбәтуллин (Уразавыл) һәм Әминә Үмәрова (Пашат), өченчедән Акмал Хамдамов (Мәдәнә) һәм Фазилә Ибраһимова (Семочки), дүртенчедән Амерулла Сәйфетдинов (Пашат) һәм Энҗе Сибгатуллина (Зур Рбишча) табылдылар. Балалар арасыннан пашатлылар Фатыйма Вингелеевская, Абдулмәлик Геюшев, Гөлнара Самирова, каргалылар Камил Аляутдинов һәм Дания Вахитова беренче урыннарга ирештеләр. Барлык җиңүчеләрне алда тагын да зуррак сынау көтә – алар 29 мартта Түбән Новгородта үтәчәк өлкә конкурсында катнашачак.

Ә “Әль-Мурсәләт” белән “ӘнНәбә” сүрәләрен яттан сөйләүдә Марат Әйбәтуллин, Хайдәр Вахитов, Кавказ Аскеров (Уразавыл), Гөлнара Самирова, Әминә Үмәрова (Пашат), Камил Аляутдинов (Карга), Раилә Әббәсова, Гөлсинә Абдулкадирова (Семочки) һәм Нурсәнә Үмәрова (КочкоПожар) иң яхшы итеп танылды.
Барлык җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга Әнвәр хәзрәт грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Шәкертләр, үз чиратларында, түземле остазларына аларны Коръән уку нечкәлекләренә өйрәткәне, чын күңелдән булышканы өчен рәхмәт белдерделәр, ә кайбер апалар аңа багышлап язылган шигырьләрен дә укыды.
Жюри рәисе Харис хәзрәт Исмаилов та, үз чиратында, аның милләттәш-якташларын дингә тартуда изге хезмәтен югары бәяләде, авыл мәчетләрендә мондый конкурсларның әһәмиятен билгеләп үтте һәм ислам нигезләрен өйрәнүдә барлык укучыларның тырышрак булуларын үтенде.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, бәйрәм кунакларын мәчетнең беренче катында, берничә ел моннан элек кинәттән вафат булган, Түбән Новгородның “Маһинур” мәдрәсәсен җитәкләгән, “Нур аль-Ильм” уку йортын булдыруга күп көч куйган Абдулбари хәзрәт Мөслимовка багышлап оештырылган мәҗлескә чакырдылар. Аның якты истәлегенә барча шәкертләр исеменнән нәфел корбаны чалынган иде. Бу көнне мәчеткә “ТНВ-Татарстан” телеканалының “Юлчы” тапшыруы авторы Альберт Шакиров та кереп чыкты һәм ул юл уңаеннан бу районара бәйгене дә карады, Әнвәр хәзрәттән интервью алды, ә аның операторы Марат әфәнде бәйрәм турында видеосюжет төшерде. Бу турыда тапшыру 21 мартта эфирга чыгачак.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*