tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Татарстан көннәре үтәчәк
Башкортстанда Татарстан көннәре үтәчәк

Башкортстанда Татарстан көннәре үтәчәк

Уфага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация киләчәк. Сәфәр Башкортстанда 17-18 апрельдә Татарстан көннәрен үткәрү уңаеннан планлаштырылган. Тиешле боерыкка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Чаралар Башкорт АССРы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак. Ике тугандаш республика башлыклары Уфада берничә сәнәгать предприятиесе, Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты технопаркларында булачак.

“Татарстан-Башкортстан” бизнес-форумын үткәрү планлаштырыла, аның кысаларында “Машиналар төзелеше”, “Нефть сәнәгате”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Авыл хуҗалыгы”, “Энергетика” һәм “Туризм” юнәлешләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. Шулай ук, Татарстан артистлары катнашлыгында сәнгать осталары концерты да узачак.

17 апрельдә Татарстан Президенты татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Һәйкәл Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак.

Шулай ук, мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары: концертлар, күргәзмәләр, милли көрәш буенча команда ярышлары, Татарстан һәм Башкортстан командалары арасында футбол һәм волейбол матчлары планлаштырыл­ган.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*