tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында яңа “Балкыш” мәчете ачылды
Баулы районында яңа “Балкыш” мәчете ачылды

Баулы районында яңа “Балкыш” мәчете ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 8-нче көнендә (29-нчы июльдә), Татарстан мөфтие республикабызның Баулы районына сәфәр кылды. Иң беренче эш итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин Баулы шәһәренең “Өмет” мәчете янәшәсендә корбан чалу комплексы төзелеше һәм быел 31 июль көнне гает намазын уку өчен “Иволга” стадионын әзерләү эше белән танышты. Әлеге стадионда пандемия шартларында социаль дистанцияне саклап берьюлы якынча 250 кеше намаз укый алачак.

Алга таба республикабыз мөселманнары башлыгы Баулы муниципаль районы җитәкчесе Рамил Гатиятуллин белән очрашты. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Бөгелмә имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шулай ук район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Очрашуда милләтне дин саклап калуы, бүгенге көндә рухи кыйммәтләрне саклау һәм торгызуга караган әһәмиятле мәсьәләләр ассызыклап үтелде.

“Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”, дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Мөфти хәзрәт нәзарәтнең милли һәм дини мирасны өйрәнү һәм торгызу юнәлешендә алып барылган юнәлешләре белән таныштырып үтте һәм район хакимияте башлыгына мөфтият әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын тапшырды һәм мөхтәсибәткә туган телне саклау өлкәсендәге эшчәнлектә ярдәм итүне сорады.

Аннары кунаклар һәм район хакимияте вәкилләре Яңа Баулы авылында сафка баскан яңа мәчет ачылышына юнәлде. Әйтергә кирәк, әлеге гыйбадәт йорты биредә яшәүче җирле халыкның күмәк көче белән төзелгән. Мәчет Татарстанның иң көнчыгыш чигендә урнашкан авылларның берсендә сафка басуын күздә тотып, исеме җисеменә туры килсен дип, кояш балкып чыккан кебек, балкып торуын теләп, «Балкыш» дип исем бирелде.

Тантанага җыелучыларны иң әүвәл Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сәламләде. Ул кыска вакыт аралыгында бердәм булып, матур мәчет җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мәчеткә сукмакның беркайчан да өзелмәвен теләде: “Сезне яңа мәчет ачылу белән котлыйм. Районыбызда дин тагын да ныгысын. Әлеге мәчет күңелләрне чистартсын”, – дип теләген җиткерде ул.

Аннары тантанада катнашучыларга вәгазь-нәсыйхәт һәм тәбрикләү сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде. Ул беренче чиратта якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады һәм Гарәфә һәм гает көннәренең фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Ул дин кардәшләребезне 30 июль көнне – Гарәфә көнендә ураза тотарга чакырды һәм иртәгә иртәнге намаздан башлап тәшрикъ көне тәмамланганчы бәйрәм тәкбирләре әйтү тиешле булуга игътибар юнәлтте. Кыска вәгазеннән соң мөфти хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Камил хәзрәт чыгышыннан соң тәбрикләү сүзләрен Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Әл-Асри Саиф Али Мөхәммәд җиткерде.

Ахырдан Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов чыгыш ясады. Ул мәчет төзелү тарихына тукталып үтте. 2018-нче елның июль аенда авыл халкы җыелып, мөхтәсибәт һәм район хакимияте вәкилләре белән килешеп, мәчет төзү турында карар кыла. Беренче җыелыштан соң ук төзелеш эшләре башланып китә. 2018-нчы елда нигез салынып, диварлары күтәрелә һәм түбәсе ябыла. 2019-нчы елда эчке эшләр һәм әйләнә-тирәне ямьләндерү эшләре башкарыла. Мәчет бары халык көче һәм ярдәме белән сафка басты. Бүген биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында беренче намаз – өйлә намазы укылды.

Шулай итеп, бүгенге көннән Баулы районында 14 мәчет эшли башлады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*