tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” җиңүчеләре Арчада кунакта
“Бәхетле балачак” җиңүчеләре Арчада кунакта

“Бәхетле балачак” җиңүчеләре Арчада кунакта

Бөтендөнья татар конгрессы халыклар дуслыгы ныклыгы сагында гына түгел, ә балалар дуслыгы сагында торучы оешма буларак та билгеле.Әледән – әле уздырылып килүче фестивальләр, төрле чаралар моның ачык мисалы. Шундый матур чараларның берсе булып, алдагы көннәрдә сайтыбызда яктыртылып барган, “Бәхетле балачак” бәйгесе тора. 24 нче июль көнне шаулап -гөрләп бәйгенең йомгаклау тантанасы узды, ә инде бүген Россия Федерациясенең  Омск, Тобольск, Әстерхан  төбәкләреннән килгән  җиңүчеләребез, бәйге проектының авторы,  Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре,  Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллина белән,  Арча төбәгенә, Бөек Тукайыбызның  кендек каны тамган Кушлавыч авылына юл алдылар. Габдулла Тукай туган йортта,  әтисе Мөхәммәтгариф ага күмелгән каберлектә булып, Кушлавыч авылы мәчетендә алар рухына  дога кылдылар.

Алга таба юлыбыз данлыклы Кырлай авылына таба дәвам итте. Кырлай безне хуш исле табигате, көләч йөзле, ягымлы халкы белән каршы алды. Габдулла Тукай истәлегенә төзелгән  музейда экскурсия узганнан соң, Сәгъди абзый йортына юнәлдек,  экскурсоводларыбыз Зөһрә һәм Гөлшат ханымнар,   Тукай яшәгән чорга алып кайта һәм бу яклар белән бәйле истәлекләрне, күңелдә уята алдылар. Бик зур рәхмәт аларга.

1894 нче елда утыртылып, бүгенгесе көндә дә шушы йорт ишегалдында үсеп утыручы нарат агачы балаларны нык тәэсирләндерде. Ә инде шул нарат төбендә нәни Тукайның  ял итеп, хәл алуын да белгәч аларның  башлары күккә тиде.

Әти -әниләр дә, балалар да бүгенге көннән бик канәгатъ калдылар.

Шушындый матур чараны уздыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчебез Дания Әсгатъ кызы Туловага, кунакларны Арча җирлегендә кабул итүне оештырган район башлыгы Алмас Әмин улы Нәзировка, мәгариф бүлеге башлыгы Руслан Солтан улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бергә булыйк, без бергә булганда гына көчле.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*