enrutat
Баш бит / Бәхетле картлык
Бәхетле картлык

Бәхетле картлык

Өлкәннәр көне җиткәндә минем балалык, үсмер ел хатирәләрем яңара. Зур гаиләдә үстем мин: сигез бала, әтәй, әңкәй, зур әңкәй. Гаилә зур булгач, аның эше дә күп була иде. Һәркемнең үзенә тиешле вазифасы бар. Минем вазифа — зур әңкәйне карау. Аны шул хәтле кадерләдек без: урыны түрдә – түшәктә. Дисбесен тартып утырды. Мин аның чәчләрен тарыйм – әллә нинди прическалар ясап бетерә идем, ул шым гына утырды. Тырнакларын кисәм, комганын тотып тышка йөртәм, чакырсалар, чәйгә озатып куям. Мунчада апалар юындыра иде.

Әле шул елларны уйлап утырам да, хәйран калам: ул бер генә тискәре сүз сөйләмәде, беркем белән дә низагка кермәде, шул чак­лы тыныч кеше булды. Аның аяк-куллары җып-җылы иде. Энекәшем белән чиратлашып, бер төн мин, икенче төн энекәш аның куенында йокларга яраттык. Мин укырга кергәндә 1953 елда үлемтеккә әзерләгән төенчегеннән бер ашъяу­лыкны (хәергә таратылырга әзер­ләнгән) алып, миңа букча тектек. Шул хәтле хөрмәтләп яшәдек. Әтәй дә аның белән тыныч кына сөйләшә иде. Үләр алдыннан акылына зәгыйфьлек килде – ул бөтен кешегә минем исемем белән дәште.

Хәзер бик олы яшьтә булуларына карамастан, эшләп йөргән өлкәннәрне күрәм дә: «Бармы икән хәзер шулай кадер-хөрмәт күргән картлар?» — дип уйлыйм. Әле 1961 елгы акча реформасын да күрде ул. Әтәй ипләп кенә аңлатып, үлемтеккә дигән акчаларын алыштырып алып кайтып бирде. 1962 елда җирләдек без аны. Йөз яшькә якынайган иде гомере. Өлкәннәр көне уңаеннан барлык милләттәшләремне котлап, бәхетле картлык телим.

Рәмзия Солтанова, Ижау шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*