tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шаян ТВ» икенче тапкыр сәләтле балаларны җыя
«Шаян ТВ» икенче тапкыр сәләтле балаларны җыя

«Шаян ТВ» икенче тапкыр сәләтле балаларны җыя

«Шаян ТВ» телеканалы «Сәйлән» балалар җыр фестиваленең икенче сезонын тәкъдим итте. Бер ел эчендә фестиваль нинди үзгәрешләр кичергән? Узган елгы финалистлар «үсәме»? Проектка багышланган матбугат очрашуында әнә шулар турында сөйләштеләр.

«Сәйлән»нең беренче турын 4 октябрьдә карый алачакбыз. Аның максаты – татар халык, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге исә – катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш.

– Барлыгы 12 кеше ярымфиналга узды. Алар арасыннан 6 катнашучы финалга үтте. Жюрида көчле җырчылар: Салават Фәтхетдинов, Зәринә Вилданова, Илүсә Хуҗина һәм башкалар. Балалар тәҗрибәле җырчылардан төпле киңәшләрне ишетә, һәм бу – алар өчен зур мәктәп, – дип сөйләде тапшыруның алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев.
– 4 этапны да үткән балалар барлыгы 12 фикер ишетә. Әлбәттә, фикерләр яхшы гына булмаска мөмкин. Безнең катнашучылар чыныга да, үсешкә омтылыш та ала, – дип өстәде мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры киңәшчесе Рәзил Вәлиев исә «сәйлән»нәрнең репертуарына басым ясады:

– Балаларның ретро җырларны башкаруы сөендерә. Тик алар олылар өчен атап язылган җырларны башкарырга мәҗбүр – балалар өчен җырлар булмау проблемасы беркая да китмәде. «Яңа татар җыры», «Балачак җыры» кебек бәйгеләрнең әһәмияте чамадан тыш.

Әйтергә кирәк, «Шаян ТВ» игълан иткән «Балачак җыры» бәйгесенә килгән биш җыр «Сәйлән»дә ишетеләчәк. Бәйгегә барлыгы 46 гариза килгән.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*