tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхетне тырыш хезмәттә тапканнар
Бәхетне тырыш хезмәттә тапканнар

Бәхетне тырыш хезмәттә тапканнар

Чардаклыда гомер кичерүче бәхетле пар – Наил Кадир улы белән Наилә Габдулла кызы Каюмовлар «Мәхәббәт hәм тугрылык өчен» дип исемләнгән медаль белән бүләкләнде.

Наил Кадир улы белән Наилә Габдулла кызы Каюмовлар менә 42 ел инде яшьлектәге саф мәхәббәтләренә тугрылык саклап, бер-берсенә терәк hәм кирәк булып, бик күпләргә үрнәк күрсәтеп, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр. Алар икесе дә бөтен гомерләрен, хезмәт елларын Чардаклы районына багышлаган. Гаилә башлыгы 1980 елда автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшли башлый. Аннары Ульяновск облпотребсоюзының АТП директоры итеп билгелиләр. Аңа шактый вакыт «Меркурий» ширкатенә дә җитәкчелек итәргә туры килә.

1997 елда Наил Кадир улы, бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, үз бизнесын – Чардаклыда кече предприятие ачып җибәрә. «ИП Каюмов» дип исемләнгән он җитештерү производствосы менә егерме елдан артык инде уңышлы гына эшләп килә, районны hәм өлкәне югары сыйфатлы продукция – он hәм карабодай ярмасы белән тәэмин итә. Булдыклы милләттәшебез Чардаклы җирлеге Советына депутат булып сайланган.

Күркәм сыйфатлары – хезмәт сөючән, ныклы hәм сабыр, шулай ук зирәк акыллы hәм юмарт булуы өчен аны барысы да яраталар hәм хөрмәт итәләр. Ул киң күңелле, ачык йөзле, игелекле hәм ярдәмчел булуы белән халыкның олы ихтирамын казанган. Милләттәшебез әйдәп барган предприятие көндәлек тырыш, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә бүген дә финанс яктан тотрыклы эшли. Шуңа күрә Наил Кадир улы үзенең якташларына, мәктәпләргә, мәчетләргә hәм мохтаҗ кешеләргә hәрвакыт бик теләп булыша, ярдәм сорап килүчеләрне беркайчан да кире борып чыгармый.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте: 2017 елда Наил Каюмов иң яхшы эшмәкәр булып танылa hәм «Ульяновск өлкәсенең атказанган эшмәкәре» дигән почетлы вә дәрәҗәле исемгә лаек булa. Ә пар канаты Наилә Габдулла кызы лаеклы ялга, ягъни пенсиягә киткәнче Чардаклы районы авыл хуҗалыгы идарәсендә hәм казначействода эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен район hәм өлкә җитәкчеләре тарафыннан Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, шулай ук «Финанс эше отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Каюмовлар – ныклы никах hәм гаилә, саф мәхәббәткә тугрылыкны гомер буе саклап яшәү үрнәге. Алар дус-тату, аңлашып гомер итеп, алма кебек ике бала – кызлары Лилия белән уллары Шамилне тәрбияләп үстергәннәр. Дәвамнарын кече яшьтән үк хезмәтне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, тәртипле, иманлы булырга өйрәткәннәр. Хәзер алар гаиләләр корып шәhәрдә яшәсәләр дә, әти-әниләре янына еш кайтып йөриләр. Уллары Шамил – әтисе производствосында баш инженер, ә кияүләре Рамил әзер продукцияне сату буенча менеджер булып эшли. Бүген инде бабалары белән әбиләрен чиксез шатландырып балдан татлы оныклары да үсеп килә.

– Гаилә корып җибәрү белән тормыш юлы башлана гына әле. Ә менә аны гомер буе күз карасыдай саклау өчен бик күп көч hәм тырышлык куярга, сабыр hәм түземле булырга, бер-береңә юл бирә белергә кирәк,- ди Каюмовлар, бәхетле гаилә булып яшәүнең сере белән бүлешеп.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*