enrutat
Баш бит / Бәләкәй авылларда олы тарих чагыла: Нарат авылы турында китап дөнья күрде
Бәләкәй авылларда олы тарих чагыла: Нарат авылы турында китап дөнья күрде

Бәләкәй авылларда олы тарих чагыла: Нарат авылы турында китап дөнья күрде

Кызарып кояш чыкканда
Алсулана су өсте.
Нурлана Нарат кырлары
Алтын диңгезе төсле…

(Ләбиб Айтуганов)

Һәркем өчен туган ягы, туган авылы кадерле. Күптән түгел авылымның тулы тарихын үз эченә алган, авылдашларымның хатирәләрен яңарткан, күңелләрен кузгалткан тарихи вакыйгаларны, мәгълүматларны ышанычлы чыганакларга таянып раслап күрсәткән “Нарат авылы” дигән китап дөнья күрде. Аның авторы — туган авылымның һәр сулышын тоеп яшәүче Әрибә апа Айтуганова. Китапның “Тарих сәхифәләреннән”, “Революция җилләре”, “Күмәк хуҗалыкка берләшү”, “Авыл кызыклары”, “Бөек Ватан сугышы еллары”, “Утлар кабынганда”, Авылым кешеләре”, “Хөрмәтле хезмәт еллары”, “Мөстәкыйль хуҗалыкта”, “Кичә, бүген, иртәгә”, “Гаилә сәхифәсе” дигән бүлекләрен укып, бик күп мәгълүмат алырга мөмкин.

Авыллар язмышы, милли гореф-гадәтләр турында илкүләм югарылыкта сүз барган мәлдә Нарат авылы турындагы китап — тиңсез хәзинә, сагынучыларга дәва, сабыйларга бәһасез олы бәхет. Авылыбыз тарихын киләчәк буыннарга тапшыручы бу хәзинә-китапның дөнья күрүенә хезмәтләре, көчләре кергән Әрибә апа Айтугановага, аның кызлары Нурсөягә, Нурзиләгә, оныгы Нәргизгә, китапны нәшер иткән төркемгә барлык авылдашлар, якташлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.

Бәләкәй авылларда олы тарих чагыла…

Бу китап әдәби әсәр дә, фәнни хезмәт тә түгел, биш гасырга якын яшәүче Нарат авылының үзем җыйган тарихи сәхифәләре. Монда телгә алынган исемнәр, вакыйгалар чынбарлыктан алынган. Актаныш районында туып, Әгерҗе районына, Нарат авылына гаиләбез белән, өч айлык сабый булып килсәм дә, туган авылымны шушы Нарат авылы дип беләм һәм аның тарихы белән кечкенәдән кызыксындым. Ул кызыксынуны мин күршебез Әзия әби уятты дип исәплим. Без кечкенә чакта, сугыш вакытында, безгә һәр кичне ялгыз яшәүче күрше әби — Әзия Хисмәтулла кызы Рәсүлева керә иде. Ул авыл, аның кешеләре турында бик күп белә, шул турыда сөйләргә ярата. Безнең гаилә бу авылга күптән түгел генә күчеп килгәнгәме, әнкәй аның сөйләвен йотлыгып тыңлый, без дә сеңелем Әдилә белән каршында утырабыз. Без, кечкенә әле, барысын да аңламыйбыз. Аңларга теләп, сорау бирсәң, Әзия әби безнең сүзне: “Чәбәйкәләр, олылар сүзенә катышмагыз, тыңлап кына утырыгыз!” – дип кырт кисә иде. Шул рәвешле минем кызыксыну җавапсыз кала. Соңыннан, үсә төшкәч, авыл советында, китапханәдә эшләгәндә, мин авыл тарихы турында кызыксынган сорауларыма җавап эзләвемне дәвам итеп, ишеткән-күргәннәремне язып куйгаладым.

1967 елда Әгерҗе районы китапханәчеләре киңәшмәсендә Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан авылларның тарихына карата чаралар оештыру тәкъдим ителде. Мин бу хакта авылыбыздагы башлангыч мәктәп мөдире, укытучы Галимә Закир кызы Закировага әйттем. Аның белән киңәшләшеп, без авыл тарихына багышланган альбом ясарга булдык. Галимә апа әтисе Шәймәрданов Закир язмаларын алып килде, күп кенә өлкән кешеләрдән җентекләп сораштык, бераз архив язмалары һәм фотосурәтләр табып, “Безнең авыл” исемле альбом ясап китапханәгә куйдык. Анда кергән вакыйгалар Нарат авылына нигез салынудан башлана, колхозлашу чорына кадәр вакытны күрсәтә иде. Альбом халыкка бик ошады, аны укымаган кеше калмады. Бу безне рухландырды. Без, альбомны дәвам итәргә ниятләп, азагына “дәвамы бар” дип тә язып куйдык. Тик, кызганыч, дәвамы тоткарланды. Тормыш мәшәкатьләре булды. Лаеклы ялга чыккач, Галимә апа гаиләсе белән Сарапул шәһәренә күчеп китте, башка сәбәпләр дә килеп чыкты.

Мин исә, үзем өчен генә булса да, авыл тормышы турында язгалап куя тордым, мөһим вакыйгалар көндәлеге алып бардым. Аларны китапханәдә үткәрә торган әдәби, мәдәни, сәяси чараларда файдаландым. Лаеклы ялга чыккач, аларны җыеп, тәртипкә салып, беренче альбомның дәвамын эшли башладым. Бу эштә миңа кызларым Нурсөя белән Нурзилә, оныгым Нәргиз дә ярдәм иттеләр, архивлар белән элемтәгә керделәр. Авылдашлар да үзләрендә сакланган фоторәсемнәрне китерделәр. Ниһаять, баштагы альбом һәм аның дәвамы белән китап итеп чыгарырга булдык.

Хәзер инде авыл кечерәйде, анда колхоз да, китапханә дә, мәктәп тә юк, халык саны да күпкә кимесә дә, тормыш дәвам итә, авылга нигез салучыларны әйдәп китергән Көтмәс елгасы саекса да, кешеләргә эчәр су биреп, әле дә агып тора… Шуңа күрә бу китапны укырлар дип өметләнәм һәм ышанам. Иң элек, бу — Нарат авылы кешеләре өчен зур истәлек. Башкалар исә үз авылларын исенә төшерер, безнең Нарат кебек бәләкәй авыллар тарихлары бер-берсенә охшаш, чөнки аларда илнең һәм республиканың олы тарихи вакыйгалары чагылыш тапкан, заманаларның хәлиткеч борылышларында ил-көн авылга таянган, җирдә эшләүчеләр тырышлыгы белән исән-имин калган.

Кешелекнең олы тарихында эз калдырган көчле шәхесләрнең дә күбесе авыл җирендә туып, авыл тормышы биргән сабак-лар нигезендә уңышка ирешкән. Бәлки Нарат авылының гыйбрәтле тарихы киләчәктә авылларыбызны тергезү турында уйланырга нигез булыр әле.

Авыл башындагы Унбер нарат турында

Нарат авылына төньяктан, урман ягыннан кергәндә 11 нарат тора. Алар китапның тышлыгына ук куелган. Бу наратларны биш гасыр элек килеп, нарат урманы эчендә авыл салучылар махсус кисми калдырган наратларның дәвамчылары дип санау гадәткә кергән. Шуңа күрә алар монда карурман булганлыгын дәлилләп, авылның исемен куәтләп торучы образ дип кабул ителә. Ә чынлыкта исә, бу наратларның тарихы бер гасыр тирәсе генә әле. 30нчы­ еллар башында авылда колхоз оешкач, һәр хуҗалыкка 25 сотый тирәсе җир — бакча бирелә. Йортлар бер-берсенә якын урнашу сәбәпле, хуҗалыкларның өй тирәләрендә бу кадәр җир калмаган була. Шуңа күрә һәр хуҗалыкка Көтмәс елгасы аша күперне чыккач ук, ике яклап тиешле күләмдә җир бүленә. Күперне чыккач, сул якта, юл буеннан беренче бакча Галимов Ганигә бирелә, аннан башка бакчалар тезелеп китә. Ганинең уң ягында — юл, ә сулъяк күршесе белән арадагы ызанга унике нарат үсентесе утыртып куя. Бераз үскәннән соң, аларның берсе нишләптер корый, калганнары зур, мәһабәт наратлар булып үсеп җитә. Алар үскән арада авылда күп нәрсә үзгәрә, күпердән чыгучы юл зур шәһәрләргә илтә торган бердәнбер төп юлга әйләнә һәм бу унбер нарат авыл башында китүчеләрне — озатучы, кайтучыларны каршы алучы символга әйләнә.

1970нче елларда, авыл Девятернә белән бер колхозга кушылып, елганың бирге ягындагы яшелчә бакчасы бетерелгәч, халык бакчаларын шунда күчерә. Ә биредәге җирне кукуруз чәчү өчен әзерлиләр, бакчаларда үсеп утыручы агачларны кисәргә кушыла. Бу эшне авылдагы бердәнбер “Дружба” пычкысы булган Азат Шәрәфетдиновка йөклиләр. Азат өянкеләрне, талларны һәм башка агачларны кисеп бетерә, ләкин шушы унбер наратны кисәргә кулы бармый. Кич белән китапханә бинасында барган партия җыелышына кереп, бу турыда колхоз рәисе Камалиевка әйтә. “Иптәшләр, теләсә нишләтегез, мин аларны кисә алмыйм”, — ди. Рәис кисүне таләп итә, аңа барыбер, ул бит бу авылныкы түгел. Җыелыштагы кешеләрнең дә кайберләре “кисмәскә!”, “калсын!” дип аваз сала. Шулвакыт күрше Кадыбаш авылыннан килеп медфельдшер булып эшләүче кыз — Фәһимә Тимеркәева чәчрәп чыга: “Ул наратларны кисәргә ярамый, алар бит авылның визит карточкасы. Кистерәсез икән, иртәгә үк авылыгыздан китәм!” Рәис елмаеп куя да, авыл­га килеп эшләргә әзер табиблар табу кыен булганын исәпләпме, кисмәскә әмер бирә. Наратлар исән кала.

Алар һаман шулай шаулый-шаулый авылның исемен гәүдәләндереп тора. Хәзер авылдан чыгучы төп юл башка яктан салынса да, алар урман ягына йөрүчеләргә маяк булып тора.

Нарат авылы Татарстан Республикасы Әгерҗе районының “Девятернә авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенә карый. Тугыз буе авыллары дип аталучы төркемгә керә. XVI гасырда нигез салынган. Әгерҗе шәһәреннән 120 км көньяк-көнчыгышта, урман буенда, Иж елгасының сул кушылдыгы булган Көтмәс (Кырыкмас) елгасының сулъяк ярында урнашкан.

Иң якын тимер юл станциясе — Сарапул шәһәренә (Удмуртия Республикасы) 53 км, Ижевск шәһәренә — 130 км, Казан каласына — 380 км. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча — 181, 2018 елда — 143 кеше яши. Милли составы: татарлар. Танылган шагыйрь һәм композитор Ләбиб Айтугановның туган авылы.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*