tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәләкәй генә Үткеннең олы тарихы бар!
Бәләкәй генә Үткеннең олы тарихы бар!

Бәләкәй генә Үткеннең олы тарихы бар!

14 июльдә Башкортстанның Дүртөйле районы Үткен авылында зур тантана – “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Чарада Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, аның урынбасары Салават Мөкъминов, “Ленин” исемендәге токымчылык заводы” генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев, Суккул авыл Советы хакимияте башлыгы Радик Ямаев, авылдашлар һәм кунаклар катнашты.Үткен авылы халкы мондый олуг бәйрәмгә лаек. Бу урында ата-бабаларыбыз 300 елга якын ел элек нигез корган. Алар, башка якташлары кебек үк, Русия, Башкортстан һәм Дүртөйле районы тарихында үзләренең җуелмас эзен калдырган. Бәләкәй генә Үткеннең дә олы тарихы бар!

kiziltan.ru

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*