tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем учагы сүнми янсын
Белем учагы сүнми янсын

Белем учагы сүнми янсын

Самарада оештырылган якшәмбе мәктәбендә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә узган иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, якшәмбе мәктәбендә эшләгән һәм укыган милләттәшләребез бу вакыйганың утыз еллыгын билгеләп үттеләр.

Самара төбәге тарихчысы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары (ул шушы чараны үз инициативасы белән оештырды) Шамил Галимов татар якшәмбе мәктәбе ничек ачылу тарихын сөйләде.

“1989 елның мартында “Туган тел” татар җәмгыятенең чираттагы утырышына 12 санлы эшче яшьләр мәктәбе директоры Хәридә ханым Дашкина килеп, татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъдим итте. Оешма активистлары Мансур Ямалетдинов, Равил Яһудин, Рәшит Абдуллов, Азат Надиров һәм башкалар җиң сызганып эшкә алындылар. Бүген бу изге гамәлдә актив катнашучыларны, беренче укытучыларны, беренче дәресләрне искә алу өчен җыелыштык”, – дип сөйләде ул.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин шәһәрдә татар мәктәбен ачучыларга зур рәхмәтен белдерде.

“Һәр эшне башлап җибәрүе авыр. Кайда барырга, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Шуңа да Самарада татар мәктәбен ачу зур батырлык, дип әйтер идем. Аллаһыга шөкер, Хәридә ханым Дашкинаның, милләт дип янып-көеп йөргән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистларының бу эшләре дәвамлы булды. Татар якшәмбе мәктәбендә дин дәресләре дә бар иде. Кайберәүләр Уфа һәм Казан мәдрәсәләренә кереп укуларын дәвам иттеләр. Бүген дә арабызда милләтебезне, динебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып баручылар күбрәк булсын иде”, – дип сөйләде мөфти.

Хәридә ханым Дашкина якшәмбе мәктәбен ачу чынлап та җиңел булмады, дип белдерде. “Китаплар, татар теле укытучылары юк иде. Үзем милли якшәмбе мәктәбе планын төзеп, аны район һәм шәһәр мәгариф органнарында расладым. Монда Куйбышев өлкә халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре Дамир Гатинның ярдәме күп булды. Бик зур кыенлыклар белән якшәмбе мәктәбендә татар теле, тарихы, мәдәнияте һәм гарәп графикасын укыта башладык”, – дип искә алды ул.

“Сез идея генә биреп калмыйча, барлык эшләрдә актив катнаштыгыз. Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәгез булуы, әлбәттә, нык ярдәм итте. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары эшне нәрсәдән башларга белмиләр иде. Ә сез нинди язулар әзерләргә, нинди җиһазлар сатып алырга кирәклеген һәм башка күп оештыру эшләрендә ярдәм иттегез”, – дип Хәридә Габделҗан кызына рәхмәтен белдерде шул елларда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган Рәшит Абдуллов.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надировның да чыгышы ялкынлы булды. “Россия Федерациясе Конституциясенең 68нче маддәсе илебездә яшәүче халыкларның үз телләрен саклау хокукын беркетә һәм аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Без үзебезнең шул хокукыбыздан файдаланабыз”, – дип сөйләде Азат Надиров. Ул “Яктылык” мәктәбе укытучыларына һәм администрациясенә “Туган тел” оешмасы башлап җибәргән эшне дәвам итүләре, ана телен укытулары, милли тәрбия бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Мәктәп бинасын, аның өч катлы янкормасын төзүгә зур өлеш керткән “Прогресс-В” компанияләре төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин турында да җылы сүзләр әйтте.

Очрашуга якшәмбе мәктәбенең беренче укытучылары Әлфия Гыйниятуллина, Мария Шакирова, Риза Баһаутдинов, Нурзидә Фәйзуллина килгәннәр. Алар беренче дәресләрнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр, төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Нурзидә Әхмәт кызы бүген “Яктылык” мәктәбендә татар телен укыта, якшәмбе мәктәбендә дә дәресләр алып бара. “Яктылык” мәктәбенең тагын бер татар теле укытучысы Фәния Гыйлаҗева бүген мәктәптә ана теле дәресләре ничек укытылуы, балаларның, төрле олимпиадаларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алулары турында сөйләде.

Кичәдә беренче татар теле укытучылары Асия Сәйфетдинова, Минзакир Нуретдинов һәм Гөлнур Баһаутдинова, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыка укытучылары Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов, Альбина Мәхмүтова (Мамедалиева) турында да күп җылы сүзләр яңгырады. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Әхмәт Нәфыйгин “Яктылык” мәктәбенең истәлек китабын булдырырга һәм бу исемнәрне, хатирәләрне шунда язып куярга тәкъдим итте. Ильяс Шәкүров, бу фикерне хуплап, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе турында китап бастырырга кирәк диде.

Ахырда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов: “Самарада татар мәктәбен булдырган кешеләргә хөрмәтебезне белдереп, аларны зурлау өчен мөмкинлек булдырган чараны оештыручыларга зур рәхмәт”, – дип белдерде.

Әминә Шиһапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*