tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Экстремизмга – юк!»: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш иттеләр
«Экстремизмга – юк!»: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш иттеләр

«Экстремизмга – юк!»: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш иттеләр

Бүген, Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә, «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләрендә экстремизм һәм аның җәмгыятькә тискәре йогынтысы турында сүз алып барылды.

Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләде. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирелде.

Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Норлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов алып барды. Ул билгеләп узганча, экстремизм нинди генә рәвештә булмасын, нинди генә максатларны күздә тотмасын – дин ягыннан да, аек акыл ягыннан кабул ителми, кире кагыла.

– Ислам дине – иң имин дин. Динебез кешелеккә карата кылынга теләсә кайсы җинаятьне гаепли. Коръәни Кәримдә: «Аллаһ залимнәрне сөйми», – диелә.  («Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 140-нчы аять). Икенче бер аятьтә исә болай әйтелә: «Әмма Аллаһ белән (Аның раббылыгын тану һәм әмерләренә буйсыну мәсьәләсендәге) килешүне үтәргә вәгъдә иткәннән соң бозган, Аллаһ ирешергә әмер иткән нәрсәләрне (җиренә җиткермичә) өзгән һәм (инкарь вә золым кылып, фетнә ясап,) җирдә бозыклык чыгарган кешеләргә – ләгънәт. Һәм аларга – бик яман йорт (булган җәһәннәм әзерләнгән). («Әр-Рагъд / Күк Күкрәү», 25-нче аять).

Наил хәзрәт шулай ук экстремистик төркемнәрнең куркынычы турында сөйләп узды. “Экстремистларга ни дин, ни мәзһәб, ни хакыйкать кирәк түгел. Әгәр кем дә булса аларның карашлары белән килешмәсә, ул автомат рәвештә динсезгә әверелә”, – дип ассызыклады.

Вәгазьдә шулай ук ислам динен ялгыш рәвештә террорчылык белән янәшә карау темасы күтәрелде. “Җир йөзендәге күп кенә бозыклыкның асылында күркыныч күренеш – террорчылык ята. Террорчылык – балалар, аларның ата-аналары, картлар һәм яшьләр үлеме. Террорчылык – балаларның ятим калулары, җирлекнең куркыныч астында яшәве. Террорчылык – көчле кешеләрнең көчсезләргә үзләренең көчләрен күрсәтүләре! – дип ассызыклады Наил хәзрәт. – Террорчылык мөселманнарны да, христианнарны да, яһүдиләрне дә җәберли. Әмма иң начары – террорчылар үзләренең пычрак һәм бозык гамәлләрен Аллаһы Тәгалә исемен кулланып эшләп, диннең асылын кешеләргә бозып күрсәтәләр”.

Вәгазь ахырында хәзрәт динне кешеләргә карап бәяләүнең ярамаганлыгы турында искә төшерде. “Кеше хаталар һәм гөнаһлар кылырга мөмкин. Әмма безнең динебез – чиста. Ул иминлек һәм тынычлык китерә”, – диде хәзрәт.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылынды.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*