tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бергәләп күпне башкара алабыз»
«Бергәләп күпне башкара алабыз»

«Бергәләп күпне башкара алабыз»

Эдуард Леонидович Симоновны Киров өлкәсе Малмыж районы башлыгы итеп билгеләгәнгә ярты ел вакыт узды. Шушы төбәктә туып, үз җирендә хезмәт куйган кешегә районда булган  проблемаларның күбесе таныш, өйрәнеп бетерерлек тә вакыт
узган. Һәр җирдә дә түрә булып килгән кешегә яңа өметләр баглыйлар, аның
белән кеше буларак та кызыксыналар. Яңа башлык белән әңгәмәмне дә аның
үзе турындагы сораудан башладым.

– Эдуард Леонидович, сезнең 1968 елны Рожки авылында туганыгызны
беләбез. Исем-фамилиягез русча булса да, татарчаны да бик матур, йомшак
сөйләшәсез. Үзегезнең тамырларыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Мин укытучылар гаиләсендә тудым. Әти-әнинең көннәре мәктәптә үтә, мин
күпчелек әнием ягыннан әби-бабайда тәрбияләндем. Татар мөхитендә,
динне-көнне өйрәтеп үстерделәр. Әминә әби йортыннан армия хезмәтенә
киттем, аңа әйләнеп кайттым. Вафа бабам иртә дөнья куйды. Миңа ул
вакытта җиде генә яшь иде. Шулай да ул үз үрнәге белән дә, киңәшләре
белән дә миңа нык тәрбия бирергә өлгерде.

Минем белән булган бер вакыйга гомерлеккә хәтеремдә калды. Күршеләрнең
алмагач ботаклары тәмле алмалары белән безнең бакчага да иелеп тора иде.
Мин кызыгып, үзебезнең үк бакчага чыгып үскән баллы кытай алмаларын
күлмәк эченә өзеп салдым. Ә бабам мине тәрәзәдән күзәтеп тора икән.
Алмалары тәмлеме дип сорый миннән. Тәмле, баллы дим. Хәзер бар, кайдан
алдың, шунда элеп куй аларны дип, чыгарып җибәрде. Мин чынлап та,
пластилин белән дә алмаларны элеп куярга маташып карадым. Шуннан соң
үсеп җиткәч тә, мин күрше апасын күргән саен, Нюра апа, сезнең алмаларны
алырга ярыймы дип сорыйм.

Шулай да, бабам бик шәфкатьле, яхшы күңелле кеше иде. Аның зирәк
киңәшләре минем тормышта әле дә шигарь булып тора. “Улым, нинди
урындыкта утырганың турында уйлама, ул урындыкта утырып, нинди эшләр
башкарганың турында уйла, дип әйтә иде. Юмарт иде ул. Кешеләр үтенечен
кире какмас, алып кайткан әйберсен дә бүлешә торган иде. Кара туфрак
алып кайтса, авылдашлар да килеп алып китәләр иде.

– Мәктәптән соң Харьков институтына укырга кергәнсез. Ни өчен шулай ерак
киттегез. Һәм әлегегә кадәр нинди урыннарда эшләргә туры килде?
– Мәктәпне бетергәч, без классыбыз белән диярлек, колхозда яшьләр
терлекчелек отряды булып оешып эшкә калдык. 1986 елда мине ДОСААФ
арткылы Кировка укырга җибәрделәр, аннан кайткач, армияга алдылар.
Армияда вакытта, киләчәк турында уйланып йөргәндә, дуслар мине үзләре
торган шәһәргә укырга керергә тәкъдим иттеләр. 88нче елны Харьков
автомобиль-юл техник институтына укырга кердем. Монда биш елны да
группаның старостасы да булып тордым. 90нчы елда институтны
университетка алмаштырдылар. Безнең механика факультеты аның исемен дә
яклады ул вакытта. Мине яхшы укучы буларак, аспирантурага калдырырга
тиешләр иде. Ләкин ул елларда Украина Россиядән аерылу сәбәпле, мин үз
ягыма кайтырга булдым.

Кайткач, Малмыжның “ДУ-23” оешмасы җитәкчесе  Р.Г.Габитов янына килдем.
Ул мине эшкә алды. Башта механик, соңыннан  юллар буенча мастер, асфальт
заводында да мастер булып эшләдем. Бу оешмада минем эш урыны
кыскартылгач, “Малмыж агропромхимия”га баш инженер булып килдем. Монда
эшләгәндә Рожки газ кудыру станциясе начальнигы К.В. Аношин белән
таныштым. Ул миңа диспетчер урыны тәкъдим иткәч, 97нче елда күчтем.
Монда диспетчер, механик вазыйфаларын башкардым, соңыннан автотранспорт
цехы начальнигы итеп билгеләделәр. 2015 елда станцияне  Түбән
Новгородтагы җитәкчелеккә кушкач, безнең цехны 17нче номерлы автоколонна
итеп үзгәрттеләр. Коллективта иллеләп кеше эшләде, йөздән артык техника
бар иде. Һәм мин бу урынга килгәнче аның начальнигы булдым. Шул ук
вакытта, 2002 – 2020 елларда профсоюз оешмасы рәисе дә булып тордым.
Тормышымда шулай барды, кая куйсалар – шунда эшләдем. Укытучыларым да
яхшы булдылар. П.А.Ларин, Р.Р.Вахитов – бу җитәкчеләрдән мин хуҗалыкны
алып барырга өйрәндем.

– Эдуард Леонидович, район башлыгы булу җиңел эш түгеллеген белеп үз
кулыгызга алгансыздыр. Районны үстерү өчен нинди планнар белән бу эшкә
алындыгыз?
– Әйе, планнар бар. Малмыж районы өлкәдә башка районнар белән
чагыштырганда, артка калган дип әйтмәс идем, киресенчә алдынгырак. Ашлык
җитештерү буенча без икенче урында торабыз. Әйе, без төньяк районнарга
караганда сөтне әзрәк савабыз, шулай да бу яктан да без начар эшләмибез.
Бездә халык бик яхшы. Төрле милләтле булса да, без бергәләп күпне
башкара алабыз. Башкарасы эшләргә килгәндә, моның өчен иң элек бердәм
команда булдырырга кирәк. Командасыз берүзең бернәрсәгә дә ирешеп
булмый. Икенчедән, районда булган тискәре хәлләр турында өлкәдә
онытсыннар иде. Моның өчен безгә нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк. Күбрәк
төрле программаларны га- мәлләштерүне телим. Коммерцияле булмаган
оешмаларны үстерергә кирәк, нинди дә булса проектлар төзеп, грантлар
алсыннар.

Бүген авыл хуҗалыгы җирлекләрен үстерү мөһим мәсьәлә булып тора.
Районның сулъяк зонасындагы юлларны төзеп-ремонтлауны да мин үзалдыма
максат итеп куйдым һәм без аны башкарып чыгарга тырышачакбыз. Беренче
булып торган мәсьәлә-ләрдән Чавал, Иске Йөрек, Мари-Малмыж төбәкләрендә
эчәр суларның сыйфатын яхшырту. Инде 60нчы елларда ук салган Малмыж
шәһәрендәге су үткәрү торбаларын алыштыру. Гомумән, район хакимияте
халыкның социаль гарантияләрен яхшырту турында кайгыртырга тиеш.
Күбрәк эш урыннарын булдыру. Чавал үсеш ала, “Приор” оешмасы төзелеп
килә, Ремонт-механика заводы да акрын гына булса да, алга таба бара.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре булса да, эш урыннары булсын өчен, аларны
үстерү мөһим,  районда барлык җирләр дә эшкәртелеп, районга табыш китерсен.
Сәламәтлекне саклауны ныгыту да беренче урында тора. Быел үзәк
больницада өч яшь врач эшли башлады. Аларга яшәү урыны бирү, больницага
яңа җиһазлар алу турында баш табиб белән сөйләшүләр алып барабыз. Мөһим
булган социаль мәсьәләләр даими көн кадагында тора.

– Халыкны шәһәрдә яңа мәктәп төзелеше дә бик кызыксындыра. Әле
В.В.Константинов җитәкчелек иткәндә аның проекты карала башлаган иде. Бу
мәктәп төзелерме?
– Әйе, без бик тә шәһәребездә заманча, матур мәктәп булуын телибез. Бу
төзелеш федераль программага кертелгән, ә федераль бюджеттан кайчан акча
биреләсе әлегә билгеле түгел.
Булган мәктәпләргә, балалар бакчаларын да ремонт ясап, алар санын саклап
каласы килә. Алар саны кимемәсен өчен балаларны күбрәк тудырырга кирәк.

– Вятка елгасы аша күпер мәсьәләсе, Малмыж – Көлмез юлларын
төзү-ремонтлау гел дә чишелмәгән килеш кала. Бу хакта ниләр әйтер идегез?
– Елга аша йөзмә күпер шәхси кулларда. Шуңа да, район хакимияте монда
регламент куя, әмер бирә алмый. Ә күпердән соң сулъяктагы юлларны вак
таш белән булса да җәю мәсьәләсе карала. Вятканың сулъягында яшәүче
халыкка юлсызлык күп кыенлыклар кичергәнен бик яхшы аңлыйм. Әле дә анда
бик сабыр халык яши. Бүген көзге, язгы юлсызлыкта ул якны дарулар белән
тәэмин итүне, көндәлек кирәк-ярак белән сатулар оештыру мәсьәләрен
карыйбыз. Преображенкага бара торган юлга киләсе елда зур ремонт
каралган, төбәкнең халкы юлсызлык вакытында Көлмезгә, яки Вятка Аланы
ягына чыга алсынга. Ул яктагы юлларны ремонтлау хакында Вятка Аланы
хакимияте белән дә сөйләшүләр алып барабыз.

– Малмыж районында авыл хуҗалыгы продукциясеннән кала башка төрле
җитештерү юк дип әйтергә була. Киләчәктә берәр җитештерү ачарга ниятләр
юкмы?
– Моның өчен безгә инвесторлар кирәк. Башка төбәкләрдән дә кешеләрне
җәлеп итәр өчен үзебезне күрсәтә белергә, шәһәрне төзекләндерү чараларын
карарга, төбәгебездә спорт белән шөгыльләнү, ял итү урыннары төзергә кирәк.
Район үзәге булган Малмыж шәһәрен төзекләндерүгә килсәк, әлегә кадәрле
без шәһәрне каты көнкүреш калдыкдары  ташланган чүплекләрдән арындыруга,
башка җитешсезлекләрне төзәтүгә күп акча тоттык. Шәһәр төбәге хакимияте
белән шәһәрне төзекләндерү, матурлау, ял итү урыннары булдыру турында
фикерләр алышабыз. Мин дә Малмыжга килеп кергәндә, мәсәлән Татарстан
районнарындагы кебек матурлык, төзеклек, тәртип, чисталык булуын телим.
Моның өчен һәр кеше үзе дә тырышлык куярга тиеш. Урам буендагы җимерек
коймаларны алыштырырга, һәм бүтән каралты-кураны да мөмкин кадәр
тәртипкә китерү, йорт каршындагы үләнне чабып тору, чәчәкләр утыртып
бизәү дә, урамнарга чүп ташламау да, кешенең үзеннән тора. Һәркем яшәргә
яхшырак булсын өчен, нинди дә булса яхшылык эшләргә, тәртип, чисталык
сакларга тиеш.
– Эдуард Леонидович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә сезгә бердәм
команда белән куйган максатларга ирешергә, районны үстерүдә армый-талмый
эшләргә язсын.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*