tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең кавем» фестиваленең нәтиҗәләре билгеле
«Безнең кавем» фестиваленең нәтиҗәләре билгеле

«Безнең кавем» фестиваленең нәтиҗәләре билгеле

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия кооперация университетының Казан кооператив институты Россия Федерациясенең, БДБ һәм чит илләрнең гомуми белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары арасында «Безнең кавем», дигән беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивален үткәргән иде. 7 августта нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

Фестивальдә катнашучылар үз эшләрен бары тик видеоязмада җибәрделәр. Хронометраж 5 минуттан да артмаска тиеш иде.

Юнәлешләр:

  • “Кем ул татар”. Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлары турында очерк
  • Татар халкының гореф-гадәтләре
  • Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге
  • Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы

Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге номинациясендә Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы II урын алды. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы номинациясендә Төркиянең Маниса шәһәре Алашәһәр районындагы Гүрсу авылы I урын алды.

Зилә Мөбәрәкшина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*