tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең көч бердәмлектә!
Безнең көч бердәмлектә!

Безнең көч бердәмлектә!

25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе уза. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200дән артык төзәтмә тәкъдим ителә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.

Хөрмәтле милләттәшләр, якташлар! Тавыш бирүдә  катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз. Аннан читтә калу илебезнең, гаиләбезнең һәм балаларыбызның киләчәгенә карата битарафлык күрсәтү булмасын  иде.

Тавыш бирү бер атна дәвам итәчәк. Конституциягә төзәтмәләр кертү кебек мөһим тарихи вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Һәркем тавыш бирергә, үз гражданлык позициясен белдерергә сезне чакырам. Безнең көч – бердәмлектә!

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*