tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы узачак
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы узачак

Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы узачак

15-20нче июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы узачак. Анда Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 5 меңләп сәләтле бала катнаша.

2012нче елда чара, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Халыкара статус алды. Анда илебезнең Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән, Кырым Республикасыннан тыш, Австралия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Чехия Республикасы һ.б. төбәкләрдән катнашучылар көтелә.

“Һәр сәләтле кешегә дә ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, аны үстерергә һәм шул сәләтне нинди дә булса юнәлештә кулланырга ярдәм итәргә кирәк. “Сәләт” оешмасы — Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүче иң төп оешмаларның берсе. “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы балаларны, яшьләрне бергә туплаучы, җыючы чара булып тора һәм бу форум республиканың бренд проектына әверелде”, – диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт минисртлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Форумның максаты булып сәләтле балаларны бергә җыю, туплау гына түгел, ә, беренче чиратта, татар теле кулланышын тарату, үстерү тора. Бу хакта матбугат конференциясендә “Сәләт” яшьләр үзәгенең башкарма директоры Тимур Сөләйманов та искәртеп китте.

Форум барышында чаралар рус телендә барачак. Кич уза торганнары исә фәкать татар телендә генә үткәрергә ниятләнүе хакында хәбәр итте ул.

Чара кысаларында студентлар өчен белем бирү форумы, “Җисем” кинофестивале, КВН фестивале, ”Сәләт” лагерьларында кайчандыр ял иткән, хәзер инде төрле урыннарда эшләүче “Сәләт”леләр җыены, рәссамнар пленары, интеллектуаль-спорт ярышлары һ.б. уздырылачак.

Быел “Сәләт” яшьләр үзәге үзенең 20 еллгын билгеләп үтә. Шул уңайдан “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумында концерт оештырылачак. Шулай ук “Что? Где? Когда?” интеллектуаль уены катнашучысы Максим Паташов килүе дә көтелә.

Матбугат конференциясендә “Сәләт” программасының башкарма директоры Гүзәл Усманова да катнашты. Ул форумда катнашучылар өчен нинди интеллектуаль мәйданчыклар оештырылу планнары, IT-парклардан киләчәк кунаклар һ.б. белән таныштырды.

Форумда Республика җитәкчесе катнашу да көтелә.

Татар–информ МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*