tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәктәге очрашу
Бишкәктәге очрашу

Бишкәктәге очрашу

Кыргызстанның Бишкәк шәһәренең “Туган тел” татар-башкорт оешмасының 25 еллыгы уңаеннан милләттәшләребезне котларга  Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил”  иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты, медицина фәннәре кандидаты  Рәисә Атамбаева да килде.  Әлеге оешма вәкилләре аны “үзебезнең кеше” ди.

Рәисә Миңнеәхмәт кызы Атамбаева – татар кызы. Ул Россиядә туган, әти- әниләре Советлар Союзы чорында Кыргызстанның Ош шәһәренә күчкәннәр. Тамырлары белән ул Татарстанның Сарман, Бөгелмә якларыннан.

DSC_0493Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнехановның чакыруы буенча Рәисә Атамбаева Бөтендөнья татар конгрессының V съездында шәрәфле кунак булып катнашкан иде. “Минем күңелем һәм йөрәгем һәрвакыт Татарстан белән”,-диде ул. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткәндә дә, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашканда да Рәисә ханым шул сүзләрне кабатлады.

“Туган тел” оешмасын котларга,  Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез белән аралашырга килгән Бөтендөнья татар конгрессыннан БТК БК рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Мәгълүмати – аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева  Рәисә Атамбаева белән дә күреште. Бу очрашуда сүз әлеге җирлектә гомер итүче милләттәшләребез, “Туган тел” оешмасының эшчәнлеге турында барды.  Казаннан килгән кунаклар Рәисә ханымга зәңгәр шәл бүләк итте. Шундый  гади, җылы мөгаләмәдәге очрашу булды ул.


 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*