tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәлимовка 95 яшь тулды
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәлимовка 95 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәлимовка 95 яшь тулды

Түбән Каманың Ташлык авылында яшәүче  ветеран Сәлимов Хәсән Әхмәтҗан улына бүген 95 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга туганнары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәт вәкилләре дә килде.

Хәсән абый 1943 елда фронтка китә, көнбатыш фронтта сугыша, Җиңүне Маньчжуриядә каршылый. Туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң колхозда бригадир булып эшли. Хатыны Маһруй апа белән 6 бала үстергәннәр.  12 онык, 14 оныкчыклары бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*