tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза
Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза

Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы уза

Бүген Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш – 23 студент «ислам фәннәре» юнәлеше буенча магистр дипломнарын ала. Тарихи чыгарылыш Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә, Академия урнашкан җирлектә уза. Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин катнаша.

Магистрантларның фәнни эшләрен 30 июньнән 1 июльгә кадәр Оренбург өлкәсе мөфтие, тарих фәннәре кандидаты Альфит хәзрәт Шәрипов җитәкчелегендәге Дәүләт имтихан комиссиясе кабул иткән.

Беренче студентлар Казан, Уфа, Мәскәү һәм Дагестан шәһәрләреннән килеп укыган. Өч ел дәвамында алар ислам хокукын, гарәп теле һәм әдәбиятын, Коръән дисциплиналарын һәм Хадис гыйлемен өйрәнгән. Укыту өчен Россия һәм чит ил галимнәре дә җәлеп ителгән.

2017 елда Россия Президенты Владимир Путинның уку йортын ачу уңаеннан язылган телеграмма юллаган булган. «Болгар академиясенә илебездә булган ислам дине мәктәбенең традицияләрен торгызу максаты куелган, ул илкүләм мөселман мәгарифен үстерү үзәгенә әйләнергә тиеш», диелә телеграммада.

Болгар ислам академиясе уку процессын сыйфатлы итеп уздыру өчен матди-техник яктан тәэмин ителгән. Студентлар өчен 248 урынга исәпләнгән кунакханә тибындагы бүлмәләр бар. Академия укучылары өч тапкыр бушлай туклану, яшәү һәм бушлай кием-салым комплекты белән тәэмин ителгән.

Өй эшләрен әзерләү өчен, уңайлы аерым бүлмәләр бар. Компьютер аудиторияләрендә һәм китапханәдә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Китапханәнең фонды 15 меңнән артык дини китап белән тупланган. Академиядә укучылар өчен актив ял да оештырылган — мини-футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү секцияләре эшли, шулай ук тренажер залы бар.

Рифат Каюмов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*