tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды
Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды

Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды

Диния Нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәтендә “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Барлыгы жюри әгъзалары Россиянең төрле төбәкләреннән Үзәк мәчеткә китереп тапшырылган 20гә якын иҗади эшне бәяләде. Аеруча зур активлыкны Бөгелмә, Лениногорск, Курган өлкәсе мөселманнары күрсәтте.

Бәйге 1нче июньдә игълан ителгән иде. Анда катнашу өчен гаиләләр төрле хәдисләрнең эчтәлеген тасвирлаучы сәнгать эшләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Һәр гаиләдән бер генә рәсем кабул ителде. Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урынга Лениногорскидан Ишбулатовлар гаиләсе һәм Усмановлар гаиләсе лаек булды.
2 урынга Бөгелмәдән Таһировлар һәм Вәлиевләр гаиләләре лаек булды.
3 урынга Бөгелмәдән Низамовлар һәм Андреевлар гаиләләре лаек булды.

“Тырышлык өчен” номинациясендә Гаязова Рушания Якуп кызы, “Үзенчәлекле булганы өчен” номинациясендә Мәһдиев Ибраһим Вәгыйзь улы җиңделәр.

Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истшлекле бүләкләр белән, барлык катнашучылар сертфикатлар белән бүләкләнәчәк.

Бөгелмә мөхтәсибәте Лениногорскиның М. Хайретдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбенең сәнгать җитәкчесе Нәзирә Нәзыйм кызы Гыйззәтовага тирән рәхмәтен белдерә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*