enrutat
Баш бит / «Болгар мирасы» мәчете икенче унъеллыгын ваклады
«Болгар мирасы» мәчете икенче унъеллыгын ваклады

«Болгар мирасы» мәчете икенче унъеллыгын ваклады

Шушы юллар авторы да бәйрәмгә чакырулы иде. «Болгар мирасы» мәчете бусагасын беренче мәртәбә атлап керүем бу. Ни гаҗәп, биредә бик күп танышларымны да очраттым, таныш булмаганнары да байтак иде. Алар һәр кунакны елмаеп каршы алдылар, хатыннарны хатын-кызлар бүлмәсенә кадәр озатып куйдылар, ир-атлар йортта, төп залда гәпләшә-гәпләшә, өйлә намазы җиткәнен көттеләр.

Хатын-кызлар әле генә хаҗ­дан кайткан Шәмгыя Дәү­ләт­баева сөйләгәннәрне тың­лап утыралар иде. Араларында иң олысы — Мәрьям абыстай Сабирҗанова. Ул хаҗга тугыз мәртәбә бар­ган остаз, шушында утыручы хатын-кызлар — аның шә­кертләре, барысы да ха­җия­ләр, ә бүген инде үзләре дә мөгаллимнәр.

«Миңа инде 80 яшь тулып килә. Егерме еллар чамасы элек Иске мәчеткә йөри башлаган идем. Башта укыдым, аннан укыттым, Җәмигь мәчете ачылгач, анда да эш­ләдем. Ә хәзер инде үзем яши торган Зубчаниновкадагы мә­чет­тә ос­табикәмен. Би­ре­дә­ге халык ихласлык белән дин дәресләренә йөри. Шуңа безнең мәчеттән хаҗга баручылар да күп.

Мәчеттәге тәртип тик имамнан гына килә, дип уйлыйм. Расих хәзрәт Вакказов гыйлемле имам, кемне дә дин юлына бастыра ала. Мисалга, минем улым хәрби хезмәт юлы үткән коммунист иде. Җиңәлмәдем, мәчеткә алып баралмадым. Ә менә Расих хәзрәт белән танышкач, ул да дингә тартылды, дин дәресләрен үзләштерде, намазга йөри хәзер», — дип сөйләде Мәрьям абыстай.

«Болгар мирасы» мәчетен төзү эшләре хәзер Үзәк Диния нә­за­рәте баш казые булып хезмәт куючы Вагыйз хәзрәт Яруллин региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти булып хезмәт иткәндә башланган иде. Ул вакытларны Вагыйз хәзрәт болай тасвирлый:

«Мин имам булып эшли башлаган 1983 елда Иске мәчеткә Зубчаниновка бистәсеннән килеп йөрүчеләр шактый иде. Ибраһим, Шәфигулла, Минетдин, Хәсән бабайлар Зубчаниновка бистәсендә мәчет салу проблемасын күтәрделәр. Баш­та мәхәллә оештырып җи­бәр­дек. Бу болай булды: ихлас күңелле милләттәшләребез Кәшшаф белән Наҗия зур гына мәҗлес җыйганнар иде. Шунда мәхәллә оештыру турында сүз чыкты да инде. Без алты кешене әгъза итеп теркәдек, Хәсән Кәримовны рәис итеп сайладык, ә регистрация үткәндә юридик адрес итеп Вәзир бабай яшәгән өйне күрсәтергә туры килде. Шуннан мәчет төзү өчен урын карап йөри башладык.

Бүген дә мәчетебездә бух­галтер булып эшләүче Әминә Мортазина һәм пресс-секретаребез, мәрхүм Мин­әх­мәт Сәгыйров, командировкага барганда, юл буенда өй сатылу турында белдерү күреп алганнар һәм шундук миңа хәбәр иттеләр. Өйне барып карадык, барыбызга да бик ошады. Хуҗалары — рус милләтендәге кешеләр, мәчет өчен алуыбызны ишеткәч, риза булмадылар. Минәхмәт Сәгыйров исе­менә яздырырга туры килде. Күршедә генә Наил белән Сания Хөсәеновлар яши икән. Аларга өйне карап, саклап тору бурычын йөкләдек.

Шуннан күп еллар узгач, як­ташым, эшкуар Гомәр Батр­шин туган авылында — Татар­стан­ның Аксубай районы Иске Ибрай авылында мәчет салырга теләк белдерде. Без бит Гомәр белән якташлар. Кайттык. Анда мәчет бар, башкасы кирәкми икән. Мин аңа Зубчаниновка бистәсендә мәчет кирәк булуы турында сөйләдем. Гомәр ул урынны барып карады да ризалыгын бирде. Диния нәзарәтеннән прораб итеп Габдулла абзый Саттаровны билгеләдек һәм мәчет салына башлады. Өлкә хөкүмәте дә, кешеләр дә ярдәм итте, ике-өч ел дигәндә шушы мәчет төзелеп тә бетте. 

Имам кирәк булгач, Ка­мыш­лының 32 мәхәллә мәче­тендә хезмәт иткән Расих Вакказовны билгеләргә булдык. Аның гаиләсе Самарада яши, ә үзе килеп-китеп кенә йөри иде. Шулай итеп, гаилә кавышты, без дә ялгышмадык, дип уйлыйм. Расих динне дә яхшы белә, яшьләрне үз артыннан ияртә ала торган кеше.

— Мин килгәндә имам йорты әле әзер түгел иде, — дип сүзгә кушыла Расих хәзрәт. — Хатыным Лилиягә өйне күрсәткән идем, ул ике дә уйламыйча, “үзебез бетерәбез” диде. Аны төзекләндерү өчен мәчеттән 170 мең сум акча бирделәр. Ул бик тиз бетте. Нишләргә инде дип торганда мәхәллә халкы ярдәмгә килде – Гомәр ага цемент, ком бирде, күршедә яшәүче Шамил абый электр утын кертте, Смышляевкада яшәүче Әнәс абый Шиһабетдинов җы­лы­лык системасын эшләде, азәр­байҗан милләтендәге Ислам Иб­ра­һи­мов эшчеләрнең хезмәт хакын түләде. Шулай итеп, Ал­лаһы Тәгалә ярдәме белән, өйне бетереп кердек. Безгә ярдәм итүчеләргә гел рәхмәт әйтеп дога кылам. Алар әле дә мәчетебезгә йөриләр, ин­де балалары да дин курсларын тәмамладылар, иманлы ке­ше­ләр булып яшиләр.

Ә мәчеттә ул вакытта ук намазлар укыла, дин дә­рес­ләре бара иде. Тиздән минем тирәдә яшьләр тупланды һәм без бөтен эшләрне дә бергәләшеп эшли башладык. Эмир Марадулин вәгазьләрне, мәҗлесләрне, җыелышларны, бәй­­рәмнә­ре­безне Ютубтагы «Булгарское наследие» каналында урнаш­тырып килә, барыбыз да — 250 ләп ке­ше — WhatsApp мессенд­жеры аша элемтә тотабыз. Бу бик уңай — нәрсә кирәк, шуны язып җи­бә­рәсең дә, шунда ук җавап ала­сың, ярдәмчеләр табасың. Мә­чет бит ул тере организм ке­бек, эшләп торырга тиеш, алай булмаса, халык йөр­мә­я­чәк.

«Болгар мирасы» мәчете юбилеена милли оешмалар җитәкчеләре, мәхәллә халкы, Зубчаниновка җирлеге администрациясе вәкилләре, күпсанлы кунаклар килгән иде. Өйлә намазыннан соң башланган тантана шушы мәчет тормышына өлеш керткән мәрхүмнәрне искә алудан башланды. Талип хәзрәт Яруллин барысының да исемнәрен атады. Ә ахырда мәчет ветераннары Хәсән ага Кәримовка һәм Тәлгать Төхбәтшинга Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин җибәргән Әл-Игътисам медальләрен тапшырды, Самараның Җәмигъ мәчетеннән дә акчалата бүләк булуын искәртеп үтте.

Губернатор администрациясе вәкиле Роман Кирсанов халыкка губернаторның котлау хатын җиткерде һәм баш казый Вагыйз хәзрәт Яруллинга, шушы мәчетне төзегән Гомәр Батршинга, төзелеш эшенә зур өлеш керткән Хондекер Исимбаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Киров район советы депутаты Зоя Пономарева һәм микрорайон белән идарә итүче Сергей Пономарев, Тарихи мәчет имамы, Совет районы депутаты Усман Илингин да котлау­ларын җиткерделәр.

Ахырда Расих хәзрәт Вакказов барысына да рәхмәт сүзләре әйтеп, кунакларны мул өстәлләр янына чакырып, мәхәллә ха­тын-кызлары, ир-атлары пе­ше­­реп алып килгән ризык­лардан авыз итәргә тәкъдим итте. Өстәл артында татарлар гына түгел, башка милләт ха­лыклары да үзләрен иркен, көтеп алынган кунак кебек хис иттеләр.

Кемнән сорама: “Мәчетебез зур да түгел, кечкенә дә түгел. Энергетикасы, имамы яхшы булганга, монда гел яхшы кешеләр җыела, иркенләп намаз укыйлар, балаларны дингә өйрәтәләр, бергәләшеп бәйрәм итәләр, ярдәмләшеп яшиләр. Ун ел элек Аллаһы Тәгалә Гомәр Батршинның кү­ңеленә мәчет төзү теләге салган, Вагыйз хәзрәт хәер-фатихасын биргән икән, димәк, бу урында мәчет урыны булган. Ә хәзер инде Зубчаниновка бистәсендә әкренләп татарлар җыела башлады. Мәчет булган җирдә татар бистәсе булу табигый хәл бит ул”, — дип сөйләделәр.

Эльмира Шәвәлиева

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*