tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без яшибез дуслык илендә
Без яшибез дуслык илендә

Без яшибез дуслык илендә

Үткән шимбәдә Самараның Струков бакчасында Халыклар дуслыгы көне уңаеннан “Без барыбыз да – Россия” этнофестивале үткәрелде. Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне 2014 елдан бирле сентябрьдә уздырылып килә. “Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән башланган фестиваль быел бишенче мәртәбә уздырылып, Театр һәм Халыкара туган тел¬ләр елына багышланган иде.Бу көнне Струков бакчасында утызлап интерактив мәйданчык җәелдерелгән, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм этноквестлар оештырылды, төп сәхнәдә иллеләп иң яхшы халык иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Иртәнге якта “Ракушка” сәхнәсе янында кеше аеруча күп иде. Баксаң, милли туйлар үткәрелә икән. Бирегә шушы көнне загста регистрация үтүчеләр килгәннәр иде. Алар үз милләтләренең гореф-гадәте буенча туй уздыруын күрсәттеләр. Татарларны тәкъдим иткән Марс белән Луиза Низамовлар да татар туен лаеклы тасвирладылар.
Бәйрәмнең рәсми өлешен Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров ачып: “Күпмилләтле Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне уздырылуы яхшы традициягә әверелде. Безне уртак туган җиребез, милли гореф-гадәтләребез берләштерә. Безнең илебез күпмилләтле булуы белән бөек тә – төрле халыкларның мәдәниятләре үрелеп, берсен-берсе баетып, үсештә булуы белән көчле. Бу байлыкны без киләчәк буын кешеләренә дә тапшырып калдырырга тиешбез!” – дип сөйләде.

Елның-елында Халыклар дуслыгы бәйрәме сәхнәсендә Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән шәхесләр бүләкләнә. Быел алар өчәү генә булды – Самара дәүләт мәдәният институтының мәдәният тарихы һәм теория кафедрасы доценты Тамара Ведерникова “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән өлеше өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Этнограф буларак, ул Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының үткәнен өйрәнә, китаплар яза, студентларга борынгы халык¬лар тормышы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Шулай ук губернаторның Рәхмәт хатлары белән Кинель-Черкасс медицина колледжы һәм Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче “Чародеи” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Елена Саенко һәм Камышлы район администрациясенең мә¬дәният, спорт, туризм һәм яшь¬ләр сәясәте комитетының спорт секторы мөдире Марат Шәвәлиев бүләкләнделәр.

Этнофестивальне ачу тантанасыннан соң өлкә җитәкчеләре һәм мөхтәрәм кунаклар интерактив мәйданчыклар эше белән танышып йөрделәр. Шуларның берсе – “Дуслык пазлы” дип аталганы, озынлыгы һәм биеклеге алтышар метр¬лы Самара гербы һәм милли орнаментлар төшерелгән 81 кисәкчектән тора иде. Аны җыю өчен Россия иле халыклары символикасын, Самара өлкәсе гербын белергә кирәк. Шулай ук “Дуслык турында рәсем ясыйбыз” дип аталган 35 метрлы дивар янында да кеше күп иде. Самараның иң оста граффитичылары Урта Идел табигате кочагында төрле милләт халыкларын тасвирлау белән мәшгуль булдылар.

Струков бакчасы, бер караганда, зур да түгел кебек. Ә күпме мәйданчыклар урнаштырырга мөмкин икән анда! Әнә «Эйнштейн-пати» уенында катнашучылар эрудицияләрен тик¬шерәләр, икенчеләре славян язуы буенча күнегүләр ясыйлар, өченчеләре үз куллары белән курчак, чүлмәк ясыйлар, Россия почтасы чатырында туганнарына открыткалар җибәрәләр, “Минем Халыклар дуслыгы көнем” дип аталган онлайн-конкурста катнашалар…

Ә шулай да иң күп халык төп сәхнә янында милли иҗат коллективлары концертын карый иде. Анда бит иң яхшылары – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре чыгыш ясады. Костюм дисәң – костюмы, бию дисәң – биюе, җыр дисәң – иң моңлысы яңгырады. Ә ахырда “Бию баттлы” дип аталган ярыш үткәрелде. Анда инде кем нәрсә булдыра – шуны сиптереп рәхәтләнде! Фотога төшәргә яратучылар өчен күпсанлы фотозоналар оештырылган иде. Төрле фоннарда басып та, утырып та, елмаеп та, көлеп тә фотога төшүчеләр мәш килделәр.

Ә бу вакытта Дмитрий Азаров милли-мәдәни оешмалар мәйданчыгында Самара өлкәсендә яшәүче халыклар оештырган күргәзмәләрне карап йөрде – анда милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, ашамлыклар куелган иде. Кайберләре янында туктап, озак сөйләшеп торды, милли оешмаларның проблемалары һәм уңышлары белән кызыксынды.

Татар милли оешмалары арасыннан быел Сызран татар милли-мәдәни автономиясе аеруча актив катнашты. Сызран китапханәләренең берсендә эшләүче Гөлсем Салихова этнофестивальнең югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп: “Бик тә ошады! Милли киемнәрдән килгән кешеләр, төрле мәйданчыклардан яңгыраган милли җырлар, флешмоблар һәм бигрәк тә милли дискотека (анда төрле милләт халыкларының бию көйләре алмашынып торды) бер кешене дә битараф калдырмады. Струков паркының бию мәйданы ду килде! Халыклар дуслыгы көне “Дуслык коридоры”, “Губерния” телеканалы оештырган котлаулар һәм бушлай туңдырма, “Моменталь фото”, “Мәдәни мәйдан” белән дә истә калды. Сызран шәһәренең милли-мәдәни оешмасы каршындагы татар теле курслары укытучысы Гөлнара Дәүләтшина анда Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укыды. Ул һәм Рәсимә Әхмәтова пешереп килгән чәк-чәк, кош теле, гөбәдияне ашап карарга теләүчеләр дә күп булды. Барысын да сөйләп бетереп тә булмый, бу бәйрәмгә килергә, карап кына йөрмәскә, катнашырга, эчендә кайнарга кирәк!” – дип тәэсирләре белән уртаклашты.

Ә “Ракушка” фонтаны янында Камышлы театры Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен куя иде. Ни дисәң дә, фестиваль Театр елына багышланган, ә Камышлы театры 2020 елда үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Театрның режиссеры Гүзәлия Шакирова ел саен яңа постановкалар куелуы турында сөйләде:
– Театрның актерлары – төрле профессия кешеләре. Бүген, мәсәлән, рольләрдә авыл җирлеге хезмәткәре Рәфис Гыйззәтов, Укыту үзәгендә мастер-педагог булып эшләүче Фәнис Шагиев, социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Лилия Фәртдинова, Балыклы авылының Мәдәният йорты хезмәткәре Линар Абсаттаров, районның ял итү үзәге директоры Светлана Хәлимова…

Театрыбызда иллеләп һәвәскәр актер исәпләнә. Ветераннар да күп, яшьләр дә бар. Ел саен мәктәп укучыларын һәм укуын тәмамлап авылга кайтып эшли башлаган авылдашларымны сәхнәгә алып менәм. Халык Камышлы театрын бик ярата, күпләр балачактан театр уйнарга хыяллана.

Мин 1997 елдан бирле театрның режиссеры булып эшлим. Репертуарыбызда көнүзәк темаларга куелган яңа постановкалар да, борынгы пьесалар да байтак. Быел халыкны “Әрем тәме” спектакле белән куандырган идек. “Зәңгәр шәл”, “Миркай һәм Айсылу” спектакльләрен сәх¬нәгә куярга әзерләнәбез. Театрыбызның йөз еллыгын лаеклы каршыларбыз, дип уйлыйм.

…Бәйрәм кичкә кадәр гөр килде, ә милли оешмалар җитәкчеләре, губернатор һәм аның ярдәмчеләре Струков паркында куелган зур чатырда өч сәгать буе Дәүләт милли сәясәте стратегиясен хәл иттеләр.

Жәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

Самара

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*