tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театры театраль сезонын ачты
“Нур” театры театраль сезонын ачты

“Нур” театры театраль сезонын ачты

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 28 иҗат мизгелен ачты. Ачылу тантанасын театр артистлары Эльмир Газизуллин һәм Гөлназ Биктимерова алып барды.

Cәхнәгә чыккан тулы актерлык составын тамашачылар кайнар алкышларга күмеп каршы алды. Килгән кунакларны яңа иҗат мизгеле башлануы белән театрның директоры Илдар Хаҗиев котлап үтте. Шулай ук, котлау сүзләре белән театрының баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов чыгыш ясады.

Яңа сезонга аяк басып, “Нур” театры тамашачыларга Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” спектаклен тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*