tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Мәүлид бәйрәме узачак
Болгарда Мәүлид бәйрәме узачак

Болгарда Мәүлид бәйрәме узачак

Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара. Йөзләгән дин кардәшләребез бирегә килеп илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) не зурлап салаватлар әйтә.

Быел  Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыләүвәл аена багышланган бәйрәм 3 гыйнварда  үткәрелә.

Россия күләмендә уздырылучы Мәүлид бәйрәмендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Бәйрәм программасы кысаларында рәсми затлар, төрле төбәк мөфтиләре чыгышлары, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, “Мәүлид ән-Нәби” касыйдәсен уку каралган.

Мәүлид бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*