enrutat
Баш бит / Бөтен татар малае көрәшергә тиеш!
Бөтен татар малае көрәшергә тиеш!

Бөтен татар малае көрәшергә тиеш!

Шушы көннәрдә Татарстанның Спорт министрлыгында милли спорт төребез – татарча көрәшкә багышланган түгәрәк өстәл узды. Сөйләшү спорт министрының беренче урынбасары, атказанган спорт остасы Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов тәкъдиме белән «Шәһри Казан» газетасы теләктәшлегендә узды. Түгәрәк өстәлнең бер өлешен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары: – Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә көрәшчеләр, көрәш яратучыларны туплаган берничә төркем бар. Әлеге төркемнәр бик тере, анда кайнар бәхәсләр бара. Һәр рәсми ярыштан соң, һәр Сабан туеннан соң анда фикер алышу бара, кемдер тәнкыйтьләнә, кемгәдер рәхмәт әйтелә, кагыйдәләр турында, сөйләшеп көрәшүләр турында кискен-кискен фикерләр белдерелә. Менә шунда уйладык-уйладык та, җыелып, бераз сөйләшеп алырга булдык.

Радик Сабиров, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире: – Чыннан да, бу утырышка көрәшебезгә битараф булмаган кешеләр җыелган. Кызганыч, шул ук мессенджерларда гайрәтләнеп, телефон артыннан гына үз сүзләрен курыкмый әйтә белә торган егетләребез ачыктан-ачык сөйләшүдән качты.

Минем исә беренче соравым болайрак яңгырый: көрәшебез бүген ни хәлдә? Республикада, Россиядә, дөнья­да тоткан урыны ниндирәк?

Равил Хәйруллин, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры: – Соңгы елларда республикада районнар арасында кискен көндәшлекне күзәтә алабыз. Тренерлар штатын көчәйтеп, балалар белән эшләүгә нык игътибар бирүче районнар саны арта. Рәсми ярышларга тулы командалар белән килүче командалар да арта бара. Ярышлар алдыннан кайсы команданың беренче унлыкка керүен чамалап та булмый хәзер. Әлбәттә, вазгыять төрле төбәктә төрлечә. Көрәш үскән, көрәш бар дип, мин 15-20 команданы, районны әйтә алам. Кайбер районнарда билбаулы көрәш үсештә, аны начар дип әйтә алмыйм, чөнки күпме егетләребез шушы көрәш аша Россиянең спорт остасы исемен алды, хәтта атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешүчеләр дә бар, Европа, дөнья чемпионнары булып танылды.

Радик Сабиров: – Фәрит Сәгыйт­динович, сез – көрәш буенча Россия җыелма командасының баш тренеры. Сезнең күзлектән Россиядә һәм дөньяда көрәшнең торышы хакында беләсе килә.

Фәрит Шәйхетдинов, көрәш буенча Россия җыелма командасы баш тренеры: – Әлеге вазифаны мин инде биш ел башкарам. Үзгәрешләр сизелә. Баштагы мәлләрдә көрәш буенча халыкара турнирларда да, дөнь­я чемпионатларында да башка илләрнең көрәшчеләре безнекеләргә каршы да тора алмый иде. Ә менә быелгы дөнья чемпионатында Россия җыелмасының бер көрәшчесе өчлеккә дә керә алмады, берсе өченче урын белән генә канәгатьләнде. Ягъни безнекеләр бер башка өстен дигән сүзләр хәзер дөреслеккә туры килми. Бу безне куандыра, чөнки, беренчедән, көрәшебез белән башка илләрдә дә кызыксыналар, шөгыльләнәләр дигән сүз, икенчедән, үзебезнең егетләргә тагын да ныграк әзерләнергә бер сигнал булып тора.

Россия күләмендә карасак, элегрәк көрәш, нигездә, Идел буе төбәкләрендә таралган иде. Соңгы елларда көрәшебез Себер төбәгендә популярлык казанды. Төп көндәшләребез саналган Башкортстанда бераз артка китү күзәтелгән иде, әмма соңгы бер-ике ел эчендә анда янә көрәшебезгә нык­лап тотындылар, атна саен диярлек ярышлар уздыра башладылар.

Радик Сабиров: – Рөстәм, республикада, шул исәптән районнарда да, бик күп спорт төрләре популяр. Заманча спорт комплекслары төзелә, спортның Олимпия төрләре белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Мондый шартларда авылларда, районнарда татарча көрәшкә авырга туры киләме?

Рөстәм Заһидуллин, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе: – Моннан унбиш еллар элек безнең яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә бер автобус бар иде, без шушы автобус белән барлык ярыш­ларга да йөрергә өлгерә идек. Бүгенге көндә бүлеккә карый торган дүрт автобусыбыз бар, ләкин безгә инде алар да җитми! Атна саен дүртесе дә әле республика, әле Россия­күләм ярышларга, әле башка бәйгеләргә чыгып китә. Шуннан торып та, районда спорт төрләре белән шөгыльләнү санын, никадәр яңа төрләр барлыкка килүен чамаларга була.

Бүлек җитәкчесе булып эшли башлаган чорда, мин үзем бөтен спорт төрләрен бердәй үстерергә кирәк дигән фикердә идем. Хәзер инде бу ялгышу булган дип саныйм, чөнки һәрбер районда үзенең беренче номерлы спорт төре булырга тиеш. Балтачта андый төр татарча көрәш булырга тиеш­леге көн кебек ачык. Көрәштә бераз артка чигенүебез дә – әнә шул позициядән чыгып эш итү нәтиҗәсе ул. Шөкер, без моны вакытында аңлап алдык һәм янә лидерлар арасына кердек.

Хәлил Шәйхетдинов: – Безнең республикада 110 спорт төре белән шөгыльләнәләр. Үзем бер спорт төрен дә ким күрмим, барысы да якын. Теге яки бу спортка өстенлек бирү төрле факторлардан тора: кадрлар, матди-техник база белән тәэмин ителеш, башкасы… Әгәр дә Балтачта бүгенге көндә көрәш популяр икән, аның белән шөгыльләнергә заллары, келәмнәре, тренерлары һәм, иң мөһиме, көрәшчеләре бар икән, әлбәттә, ул анда беренче номерлы спорт төре булырга тиештер. Шул ук вакытта теләгән кешегә башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләре бар. Мин ышанам: әле аларның йөзү буенча да, чаңгы спортында да, башка төрләрдә дә чемпионнары барлыкка килер.

Радик Сабиров: – Авыллар дигәннән, укучыларыбыздан да бер мөрәҗәгать килде. Арча районының Яңа Кенәр авылыннан Илгиз Салихов яза: «Соң булса да, уң булсын дигәндәй, балалар белән эшләүче көрәш тренерларын яклауны оештырырга иде. Безнең авылда ДЮСШ тарафыннан билгеләнгән бер генә көрәш тренеры да юк. Шул ук вакытта волейбол тренерлары икәү». Хәлил Хәмитович, сорауны сезгә юллыйбыз.

Хәлил Шәйхетдинов: – Мин бу сорау буенча Арча районына шалтыратып, вазгыятькә ачыклык кертермен. Тагын кабатлыйм: мәсьәлә төрле факторлардан торырга мөмкин. Район җитәкчелегеннән, нинди спорт төрләренә өстенлек бирүдән, заллар, тренерлар, шартлар булу-булмавыннан. Волейболы да кирәк аның. Ул авылда хоккей тартмачыгы барлыгын да беләм.

Радик Сабиров: – Равил Гарифуллович, ә балалар белән эшләүче тренерлар җитәрлекме бездә?

Равил Хәйруллин: – Кытлык бар дип уйламыйм, чөнки безгә тренер сорап чыгучылар юк. Көрәшчеләр белән республикада 200дән артык тренер шөгыльләнә.

Радик Сабиров: – Рөстәм Зариповка сорау. Рөстәм, соңгы араларда син татарча көрәштә дә чын-чынлап җанатарлар хәрәкәте барлыкка китердең, социаль челтәрләрдә төркемнәр ачтың. Көрәш сөючеләрнең көрәшкә мөнәсәбәте ничегрәк.

Рөстәм Зарипов, көрәш җанатары: – Безнең арада күпчелек – көрәшне нәкъ менә милли төр итеп кабул итүче кешеләр. Дөрес, соңгы арада ниндидер үсеш, уңышлар турында сөйләсәк тә, аның милли ягы аксый дип саныйм. Көрәш ул милли батыр­лар тәрбияләү системасы буларак та каралырга тиеш. Көрәшкән кеше тормышта да югалып калмый, җитәкчелектә, бизнеста, башка өлкәләрдә уңыш казанган көрәшчеләребез күп безнең.

Җанатарлар, көрәш сөючеләр белән еш аралашам. Иң җитеп бетмәгән ягыбыз – көрәштә көтелмәгәнлек, сюрпризлар җитми икән. Ярышларда да, Сабан туйларында да гел бер үк батырлар җиңә. Көндәшлек җитеп бетми. Алдан кем отасы билгеле булмаса, күпкә кызыграк булыр иде.

Айдар Шәймәрданов, спорт журналисты, «Манзара» премиясен оештыручы: – Көрәш турында сөйләшәбез икән, ниндидер нәтиҗәсе дә булсын иде.
Көрәшне ничек үстерергәме? Беренче чиратта бер-беребезгә аяк чалмаска. Еш кына нидер эшли башлыйсың да, көнчеләр табыла. Көрәш федерацияләренә артык якын барып булмый. Милли төребездә ачык булу җитешми, көрәшчеләр, тамашачылар белән аралаша, фикерләрен тыңлый белү кирәк. Кагый­дәләрдә җитешмәгән яклар бик күп. Әле менә дөнья чемпионаты узды, «чемпионат мира по борьбе на поясах корэш» дигән төшенчәне халык бик үк аңлап бетермәде бит: көрәшме бу, әллә билбаулы көрәшме? Шундый вак кебек тоелган мәсьәләләргә дә ачыклык кертәсе иде.

Радик Сабиров: – Фәрит, синең уеңча, көрәшебезне татарның үсеш стратегиясенә кертергә кирәкме?

Фәрит Салихов, спорт журналисты: – Әлбәттә, кирәк. Татар көрәшен дөньяга чыгарам дисәк тә, аның татарныкы икәнен онытырга кирәк түгел. Бразилиядә миллионлаган бала тәпи басуга туп тибә, аларның ничәсе генә җыелма командага эләгә, ләкин калганнары футбол уйнаудан туктамый. Бездә дә бөтен татар малае көрәшергә тиеш дип саныйм. Ничә ел күзәтәм: үзебезнең авыл Сабан туенда мәктәпкәчә яшьтә көрәшердәй бала юк. Утырып елыйсылар килә. Элек бит һәрбер бала йомырка өчен генә булса да көрәшеп карый иде. Массакүләмлек бетте хәзер. Бар – профессионаллар, бар – һәвәскәрләр. Массакүләмлеккә ирешеп була. Үземнең тәкъдимнәрем дә бар:

1. Көрәшчеләрнең рейтингын булдырырга кирәк: республика ярышларында җиңүгә өмете булмаса да, һәр көрәшчегә этәргеч ясау өчен.

2. Ветераннар көрәшен җайга салырга вакыт җитте: легендар көрәшчеләрне таныту, аларны сәламәт яшәү рәвешеннән тайпылдырмау, йөрәктәге дәртләрен басар һәм келәмнән җибәрмәс өчен. Шуңа да ветераннар категориясе 50 яшьтән түгел, күпкә иртәрәк башланырга һәм берничә төркемгә бүленергә тиеш. Күпчелек көрәшче 35 яшьтән соң сөлгесен ташлый һәм 50гә җиткәнне көтәргә инде «кәефе» калмый.

3. Иң яхшы көрәш мәктәбен ачык­лау өчен өстәмә турнир кирәк һәм анда район данын республика күләмендә тәгаен бер мәктәп көрәшчеләре генә якларга, җиңүчеләр саллы гына бүләккә лаек булырга тиеш. Ни өченме? Мәктәпләрдә сәламәтлеге яхшы булган һәр малай көрәшсен өчен.

Сабир ЗАКИРОВ

Анна Арахамия фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*