tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядə татар драматургы Фəтхи Бурнашны искə алдылар
Чувашиядə татар драматургы Фəтхи Бурнашны искə алдылар

Чувашиядə татар драматургы Фəтхи Бурнашны искə алдылар

Бүген Чувашиянең Кыр Бикшеге авылында күренекле татар язучысы Фәтхи Бурнашны искә алдылар. Авыл халкы, килгән кунаклар драматургның туган нигезе янында урнашкан истәлек ташына чәчәкләр салды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

“Һәр төбәкнең бренды була. Фәтхи Бурнаш – Бикшек авылының гына түгел, барлык Чувашия татарларының байлыгы. Ул – татар әдәбиятының классигы. Без аның әсәрләрен укып үскән кешеләр”, – диде Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Аның фикеренчә, Бурнашның “Яшь йөрәкләр” драмасы әлегәчә сәхнәләрдә куела, ул татарның йөзен, мохитен ачып бирә. “Без аның белән горурланабыз. Шулай ук Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Сүлти кебек шәхесләр дә бездән чыккан”, – диде Гыйбатдинов.

Искә алу чарасында Фәтхи Бурнаш нәселе дәвамчылары – Әсәдулла хәзрәт Бурнашев һәм Әдип хәзрәт Каштанов та катнаштылар.

Җирле халык нигез янында үскән тополь агачын Фәтхи Бурнаш утырткан булуын әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190390/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*