tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы грантына лаек жиңүчеләр исемнәре билгеле булды
Бөтендөнья татар конгрессы грантына лаек жиңүчеләр исемнәре билгеле булды

Бөтендөнья татар конгрессы грантына лаек жиңүчеләр исемнәре билгеле булды

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумына актив егетләр һәм кызлар белем алырга гына түгел, проектларын да алып килде. Барлыгы 38 проект каралды. Алар барсы да кызыклы. Яшьләр идеягә бай. Иң мөһиме, алар тәкъдим иткән проектлар туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклап калуга кагылышлы. “Без проектларны 5 сәгать дәвамында тыңладык, экспертлар белән фикер алыштык. Кемнедер җиңүче итеп сайлау бик авыр булды, чөнки барсы да кызыклы иде” диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Җиңүчеләр:

1 нче урын – Urban Tatar оешмасы, “Уarfest” проекты, Яр Чаллы
– Римма Гомәрова, “sky tat” проекты, Мәскәү өлкәсе

2 урын Наилә Галиева, “Туйчылар” проекты, Омск өлкәсе

3 урын Гөлфинә Галиуллина, Илзилә Фәтхуллина, “Ук” проекты, Татарстан

1 нче урын алган Римма Гомәрова үз бүләген икенче урын алган Наилә Галиевага бүләк итте. Наилә авылында музей булдырырга тели. “Миңа аның проекты бик ошады. Ә без команда белән үз проектыбыз өчен мөмкинлекләр табарбыз, дип уртак фикергә килдек” ди Римма.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*