tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Мөнир Ерзинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Мөнир Ерзинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Мөнир Ерзинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган татар халкының күренекле улы, гаярь һәм фидакарь шәхес, җәмәгать эшлеклесе, танылган тарихчы, журналист, синолог Мөнир Ибраһим улы Ерзин бакыйлыкка күчте.

Милләтебез өчен Мөнир әфәнденең вафаты зур югалту. Ул халкыбызның тарихын барлау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә үзеннән гаять зур өлеш керткән галим, татарның бөеклеге белән горурланган һәм башкаларга да шуны төшендергән чын милләтпәрвәр, барчабызга үрнәк зыялы шәхес иде. Мөнир ага гомере буе туктаусыз хезмәттә булды, шуның белән милләттәшләре, якташлары арасында зур абруй казанды. Бу каһарман шәхеснең исеме халкыбыз тарихында һичшиксез алтын хәрефләр белән уелып калыр.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы аның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының һәм барлык милләттәшләребезнең тирән кайгысын уртаклаша, Аллаһтан сабырлык сорый. Урыны җәннәттә булсын.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе                                                                                        В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*