tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искешәһәр татарлары Сабантуйга багышланган шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрде
Искешәһәр татарлары Сабантуйга багышланган шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрде

Искешәһәр татарлары Сабантуйга багышланган шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрде

Искешәһәр татарлары, мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы Сабантуйга багышланган онлайн шигырь һәм җыр бәйрәмен оештырды. Чарада Төркия татарлары, Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина катнашты.

«Яңа форматта булса да, күрешүебезгә шатмын. Һәр ел барыбыз бергә җыелып, милли бәйрәмне уздыра идек, ләкин быел, билгеле бер сәбәпләргә бәйле, үзгәрешләр кертергә туры килде. Әмма һәр нәрсәдән дә чыгу юлын табып була. Шигырь һәм җыр бәйрәме Сабантуе кебек якты, истәлекле бәйрәм булды, тугандаш халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы чагылды», — диде Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин.

Искешәһәр татарлары, мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы җитәкчесе урынбасары Ведат Догу сүзләренчә, чикләр ачылгач, Искешәһәрдә беренче тапкыр Сабантуй уздырылган. «2013 елда Искешәһәрдә музеебызны ачканда да милли бәйрәм оештырган идек. Татарларның тарихын, мәдәниятен ныклап өйрәндек. Монда дүртенче-бишенче буын татарлар яши, шулай да гореф-гадәтләрне саклап кала алдык», — ди ул.

Ведат Догу хатын-кызлар, балалар татарча өйрәнсеннәр дип, татар теле курсларын ачуларын, фольклор дәресләрен оештырганнарын искәртте. «Татарлыкны онытмаячакбыз, саклап калачакбыз», — дип белдерде ул.

Искешәһәр татарлары, мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының элекке җитәкчесе Вахит Ирдән гаиләсе белән Искешәһәрдә яшәүче Казан татарлары һәм Османия авылындагы якташлардан сәламнәр җиткерде. «Ел саен Османия авылында Сабантуй уздыра килдек, әмма интернетта узган онлайн бәйрәм булганга күрә, дөньяда яшәүче татарлар белән таныштык», — диде ул.

Милли бәйрәмгә Америкада урнашкан Мичиган университеты профессоры, Гаяз Таһир Төркестан Идел-Урал фондының идарә шурасы әгъзасе Тимур Коҗаоглы вакыф исеменнән милли бәйрәм катнашучыларын котлап үтте. «Сабантуйга багышланган бәйрәм уздыруыгыз белән тәбриклим», — диде ул.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Сабантуйга багышланган милли бәйрәмне гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, мәдәни чараларны берләштереп уздырылуын әйтте. «Искешәһәрдә яшәүче милләттәшләребезне тыңлап, хозурланып, горурланып утырдым. Бер гасыр элек чыгып киткән татарларның оныклары чарада иркенләп татарча сөйләшә», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

«Коронавирус сәбәпле, Сабантуй булмаса да, Сабантуйга багышланган бәйрәмне үткәрү җаен тапкансыз, фикерләрегезне җиткерү өчен мөмкинлек табуыгыз өчен рәхмәт. Шунысы игътибарга лаек: һәр катнашучыда милли кием элементы бар. Киләчәктә тагын да киңрәк форматта Сабантуйларны бергәләшеп үткәрергә насыйп булсын», — диде Кадрия Идрисова.

Төркиядә туып үскән җырчы Тәүман Урал әтисенең Казан татары, әнисенең Себер татары булуын, Конья районындагы Бөгрүдәлек авылында туып үсүен сөйләде. «Үз телебезне онытмас өчен хәлебездән килгәнчә тырышабыз. Чын Сабантуйларда күрешергә язсын», — диде ул һәм татарча «Яшь гомер» җырын уен коралында уйнап башкарды һәм «Айрылмагыз» җырын җырлады.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*