tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Тәлгат Галиуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады
Бөтендөнья татар конгрессы Тәлгат Галиуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады

Бөтендөнья татар конгрессы Тәлгат Галиуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады

23 июль көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Зур залында Тәлгат Галиуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Гомер тәлгәшләре” исемле очрашу үтте.

Чараны Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан мәдәният Министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның филология институты оештырды. 80 яшьлек юбилей уңаеннан тантанада дәрәҗәле кунаклар, Тәлгат Нәби улының хезмәттәшләре һәм укучылары катнашты.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина сәламләү сүзе белән башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов Тәлгат Галиуллинны Фәннәр академиясенең горурлыгы булуын ассызыклап үтте һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев тәбрикләде. Ул Тәлгат Галиуллинга сәламәтлек, уңышлар теләп, иң изге теләкләрне җиткерде.

Тәлгат Галиуллин Филология Фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия гуманитар Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты, хезмәттәге уңышлар өчен орденнар, медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән галим, тәнкыйтьче һәм язучы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*