enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли шура утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли шура утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли шура утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли шура утырышы узды. Утырыш барышында 75 кешедән торган составка җитәкләгән вазифаларыннан китү, шулай ук бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез булу сәбәпле үзгәрешләр кертелде.

Вазифаларыннан китү сәбәпле Милли шура составына кабул ителгән әгъзалар түбәндәгедән гыйбарәт:
Туктаров Җиһанша Зиннәтулла улы – Пенза өлкәсе “Татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы рәисе;
Дәүләтов Илдус Ядкарь улы – Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе;
Дәүләтшин Альфред Әмир улы — Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле;
Салихҗанов Рамил Әхмәт улы – Түбән Новгород шәһәре Татар җирле милли-мәдәни мохтәрияте рәисе;
Салихов Радик Рим улы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих Институты директоры вазифаларын башкаручы;
Мөслимова Ленария Радик кызы – Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе.

Шулай ук исемлеккә өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гафуров Илшат Рәфкать улы, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Насыйров Ринат Хәмзә улы, Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Бәдгетдинов Марсель Рәсим улы һәм Калимуллин Рим Мөкамил улы Архангельск өлкәсе татар автономиясе җитәкчеседа кертелде.

Утырыш барышында бакыйлыкка күчкән Милли шура әгъзалары да искә алынды. Алар арасында Ганиев Эдуард Әнвәр улы (Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлек башлыгы), Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы (Армия генералы, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы), Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы (“Чуашстан Республикасының милли-мәдәни татар автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе), Дебердеев Казым Шагазан улы («Партнер-Татарстан» Сәүдә Компаниясенең генераль директоры (с. Урта Әләзән), Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы (шагыйрь, журналист, поэт, журналист, сәяси эшлекле, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты).

Утырышның иң дулкынландыргыч һәм иң мөһим өлеше, Татар халкының үсеш стратегиясе документын тәкъдим итү булды. Аны шура әгъзаларына ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура әгъзасы Васил Шәйхразыев таныштырды.

  • Стратегияне эшләгәндә шундый күп тәкъдимнәр килде. Хуплаучылар да, сүгүчеләр дә булды. Берәүләр 5 бит булырга , икенчеләр 500 бит булырга тиеш дип әйттеләр. Без аны ерып чыктык. Күп кенә теләкләр финанслар белән бәйле. Шуңа да без Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә “Татар халкының милли үзенчәлеген үстерү” дәүләт программасын халык теләкләрен өстәп, үзгәртергә һәм кабул итәргә рөхсәт бирде. 25 августта ул программа кабул ителде. 400 миллион сум финанслар билгеләнде. Халык әйткәннәрнең күбесен шушы программага керттек. Быелга 98 миллион каралган, узган елга караганда бу 3 тапкырга артык. Стратегия проектын без идеологик документ буларак тәкъдим итәбез, бөтен матди әйберләрне без дәүләт программасына керттек. Аны тормышка ашыру гамәли юлларын Милли шура утырышында һәм “Милләт җыенында кабул итә торган документ итеп эшләдек  — дип билгеләде Васил Шәйхразыев.

Төмән өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Насыйров стратегия турында үз фикерләрен җиткерде.

  • Безнең татар халкы, кайда гына яшәсә дә өч нәрсәгә таяна. Беренчесе – динебезгә, икенчесе – гореф-гадәтләребезгә, өченчесе – үзебезнең телебезгә. Шул өч агачны, кайдагы гына татар оешмасы булмасын, үстерергә тырыша. Динебезгә килсәк, татар авыллары, татар оешмалары булган җирдә әкренләп кенә дин әһелләребез эшли башлады. Мәдрәсәдләр ачылды, үзебезнең университет, академия ачылды. Гореф-гадәтләребез, мәдәни эшләребезне алсак – ул яктан да агачыбыз ныгып килә. Мәдәни йортларыбыз гөрләп эшләп килә. Екатеринбург булсынмы, Әстерхан булсынмы, Төмән булсынмы алар чын татарча эшлиләр. Телебез белән бәйле хәл дә әкренләп үзгәрер дип өметләнәбез. Безгә хәзер тарихка таянып, мантыйкны эшкә җигеп, бүгенге кергән акылга таянып, шушы стратегияне чыгару. Аның аркылы үзебезнең милләтне бөтен җирдә әкертен генә үстерергә. Татарча сөйләшеп, татаргореф-гадәтләребезне күрсәтеп, тарихыбызны ачып, татар халкының нинди уңган, көчле, динле, телле халык икәнен күрсәтергә кирәк. Милләтне дә баланы кебек үстерергә кирәк, — дип чыгыш ясады Ринат Насыйров.

 

Тарихчы Дамир Исхаков сүзләренчә, кызганычка, эшләргә алынган стратегине эшләп чыгара алмауларын билгеләде. Төп проблема дип, ул белгечләр җитмәүне атады.

  • Иң мөһим концептуаль проблемаларга үтеп керә алмадык. Алга таба безнең тирән мәсьәләләрне тикшерү проблемасы кала. Монда җыелганнардан башка татарның «мозговой центры» юк. Нинди юнәлештә барабыз дигән сорау кала. Милли шура каршында Экспертлар советы булдыру кирәк. Иң яхшы белгечләрне тупламыйча бу эшне башкарып чыгып булмый.

Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез дә онлайн реңимда кушылып,  үз фикерләрен җиткерә алды.  «Исламият» җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин сүзләренчә, татар телен саклау яшәсен өчен татар телен укыту мәсьәләсен хәл итәргә, аның кирәклеген яшьләргә аңлатырга кирәк.

Бүген, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 13.00 сәгатьттә узасы Милләт җыенының пленар утырышында әлеге стратегик документлар — «Татарлар: гамәл стратегиясе» һәм «Стратегияне тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләр»е рәсми рәвештә кабул ителәчәк.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*