tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасына яңа җитәкче киләчәк
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасына яңа җитәкче киләчәк

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасына яңа җитәкче киләчәк

6 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм ТР дагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Әлмәт шәһәрендә булып кайттылар.

Беренчедән, алар нефтьчеләр башкаласында эшлекле киңәшмә эшендә катнаштылар. Әлеге чара Әлмәттә БТК оешмасын җитәкләячәк милләтәшебезне сайлап алу максатыннан үткәрелде. Бүгенге көндә Әлмәт оешмасының башлыгы Гөлгенә Кәримова инде бер еллап Азнакайда яши һәм анда “Маяк” газетасының баш мөхәррире булып эшли. Шул сәбәпле Әлмәттәге оешмага яңа җитәкче сайлануы кирәк. Әлмәт һәм Азнакай хакимият башлыклары белән киңәшләшкәннән соң, БТКның Әлмәт оешмасына җитәкче итеп Дәүләт муниципаль институты ректоры Ильяс Сәлахов тәкъдим ителде.

Икенчедән, Әлмәттән ерак түгел урнашкан “Дуслык” ял базасында шагыйрә Гөлгенә Кәримованың юбилеена һәм иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган кичә үтте. БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров юбилярга “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” татар конгрессы медален һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәдә Азнакай хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан язучылары берлеге рәисе Рәфис Корбан. язучылар Шәмсия Җиһангирова, Гәрәй Рәхим һәм башка мәртәбәле кунаклар бар иде. Бәйрәм юбиляр шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*