tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Дуслык җирендә”
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Дуслык җирендә”

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Дуслык җирендә”

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов тәкъдиме белән быел бик күп чаралар үтте. ВУЗларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  татар балалары белән аралашып, киңәшләр биреп, бәйрәм чараларын оештырдык. Алар арасында “Яз гүзәле”, “Сәяр”, “Илһамият” “Татар кызы, Татар егете”, районнардагы балалар Сабан туенда катнашырга туры килде.

Җәй айларында лагерьда ял итүче укучылар белән очрашып, аларның сәләтләре белән таныштык. “Дуслык җирендә” диеп исемләнгән Фестивальнең 1нче этап- сайлап алу туры ахырына якынлаша. Әзерлек эшләрен Фестивальнең жюри рәисе Фәрид Мифтахов, урынбасары Галләметдинова Рәмзия, башлап йорүче Рафинат Сәлахов-педагог, музыкант, “Җиен” фондының актив әгъзасы һәм педагог-оештыручы -Хәйруллина Мәдинә Гыйниятовна башлап җибәрделәр. Яшьләр эшләре буенча министрлыкта хатлар юллап, очрашулар алып барылды.

Укучылар арасынннан иң талатлы укучыларны сайлап улу максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге куп кенә чараларны күреп, ишетеп, укучылар белән танышып кайттылар.Талантлы балалар бик теләп үз һөнәрләрен күрсәтәләр. Алар арасында Түбән Кама, Әгрерҗе, һәм Яр Чаллыдан килгән укучыларда бар. Әгерҗе егете Нурислам Абдуллин үзенең биюләре, Казан егете Данис Хисмәтуллин –шигырьләре белән, Чаллы егете Данил Сәйфуллин моңлы тавышы белән жюри әгъзаларың югары балына ия булды. Максат шул иде, иң сәләтле балаларны сайлап алу һәм “Дуслык җирендә” диеп аталган фестивальгә әзерлек.

Инде лагерьларда сайлап алу турының беренче этапы ахырына якынлаша. Сентябрь аенда икенче тур башлана. Талантлы укучыларны “Дуслык җирендә” диеп аталган Фестивальдә көтеп калабыз,- диеп сүзен тәмамлады Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов.

Бөтендөнья татар конгрессының

Казан бүлеге матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*