tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт“
“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт“

“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт“

Күңелдәге кояш сүнмәсен
Кояш каядыр качкан, орып яңгыр ява, салкын җил йөзгә бәрә. Әмма күңелгә үтә алмый. Чөнки милләт өчен янып – көеп йөрүчеләр юлга кузгалды бүген. Орынып торган күршеләр – Тукай районына бару өчен, Мамадыш районының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова белән Казаннан безнекеләр утырган автобусны көтәбез. Кукмарадан, Нократ Аланыннан да килеп җиттеләр. Очрашу, күңелле әңгәмә, …әйтерсең, кояш чыкты. Менә без көткән автобуслар да килеп җитте. Гөрләшеп, үзенчәлекле бай тарихы булган Тукай районына киттек. Автобус җәйрәп яткан иген басулары уртасыннан узган асфальт юлдан алга үрмәли. Тәрәзәгә җил белән яңгыр тамчылары килеп сырыша. Әйтерсең, алар бу очрашуларны илем – көнемнең яктыруы, ата – бабаларыбызның рухлары сафлануы, дип кабул итәләр кебек. Еллар тузанын югандай, яңгыр орып ява… Һәр районның үзенә хас үзенчәлекләре, гореф – гадәтләре була. Күңелем белән тукайлыларныкын тизрәк күрәсем килә.

Теләнче Тамакта
Без, ашап алдык та, өч төркемгә бүленеп Теләнче Тамак авылына юл тоттык. 1721нче елдан билгеле бу авыл. Анда 1160 кеше яши. Теләнче Тамак авылында мәктәп, Казаклар авылында туып, җидееллыкны үзендә тәмамлаган укучысы каһарман Нурми Шәрипов исемен йөртә. Үз илен дошманнардан саклап, соңгы минутта үзен һәм фашистларны граната белән шартлаткан Шәрипов батырлыгы, әйтерсең лә, авылга якты нур булып сирпелгән. Россиянең Һәм Татарстан республикасының халык артисты Илһам Шакиров, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина, техник фәннәр докторы Роберт Шәрәфиев, педагогия фәннәре докторы Илгизәр Гайсин, ветеринария фәннәре докторы Низамов Рәмзи, композитор Рубин Зарипов шушы мәктәпне тәмамлаганнар. Мәктәптә оештырылган шәҗәрәләр күргәзмәсе – алдыбызда җанланган тарих. Монда, шәҗәрәләр арасында, Татарстаныбызның беренче президенты Минтимер Шәймиевның гаилә шәҗәрәсе дә бар. Сокланырлык гамәл бу. Ай-һай бай тарихлы икән ич, бу Теләнче Тамак… Без Теләнче Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат – мәктәптә.

– Мәктәбебез биналары гади түгел, алар дөньякүләм абруйлы шәхесләрнең рухы белән сугарылган, – дип каршы алдылар безне. Кырым Россиягә кушылганнан соң, Россиягә кырым татарлары Хәлфиннәр килә. Мәктәп бинасының элекке хуҗалары менә шушы сәүдәгәр-меценатлар, мәгърифәтче абыйлы – энеле Хәлфиннар, гомумән, Хәлфиннарның игелекле гамәлләрен тагын бер кат күңелләрдән уздырдык. Сәгыйть Хәлфин, Ибраһим Хәлфин, Исхак Хәлфин, Садыйк Хәлфин, Габдрахман Хәлфин. Хәлфиннәр сәүдә эшләре белән шөгыльләнә башлыйлар. Аларның нәселе дәвам итә. Аларның 500 гектар урманнары, 15 гектар җиләк – җимеш бакчалары, мал – туарлары, кибетләре, утарлары була. Бу авылга элек- электән белемгә омтылыш хас сыйфат. Бигрәк тә Гариф, Садыйк һәм Шакир Хәлфиннәр янып йөргәннәр. Хәлфиннәр чорында Теләнче Тамак мәдрәсәсенең чәчәк аткан чоры. 1904 елда малайлар өчен кызыл кирпечтән ике катлы, ә кызлар өчен агачтан мәдрәсәләр, хәзерге интернат – мәктәп урнашкан 3 катлы бина төзелә. Авылның мәчете Һәм мәдрәсәсе дә сәүдәгәр Зариф Хәлфин ярдәме белән төзелгән.

Ә Сәгыйть Хәлфинны без татар мөгаллиме, татар әлифбасын төзүче буларак беләбез. Теләнче Тамаклылар Хәлфиннәрне шушы бинага очрашуга чакырырга җыеналар. Афәрин, диясе генә кала. “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” журналларында эшләүче, шушы җирлектә туып – үскән Ландыш Фазуллинаның чыгышы да бик урынлы булды. Балалар белән эшләүнең бер ысулын ассызыклады ул. Балалар өчен үз уңышларын газета – журнал битләрендә күрү зур куаныч шул. Мин аны үз тәҗрибәмнән беләм. Балалар кулы белән эшләнгән сәнгать күргәзмәсе белән танышабыз. Хезмәт дәресләреннән мастер – класслар уздырылды (җитәкчеләре Гильмияровлар). Төсле пычкы чүбеннән картиналар ясау буенча Гайфуллина Э. Ш. һәм Фәхриева Э. Т. шулай ук мастер – класс уздырдылар.

– 2002 елда ачылган Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортында 55 кеше яши. Монда – караучысыз калган әби – бабайлар, ялгызлар, инвалидлар. 5 урын түләүле. Безнең: “Бу урыннар кулланыламы?“- дигән соравыбызга, картлар Һәм инвалидлар йорты директоры Лилия Таһир кызы Хөсәенова: “Кулланыла, – дип җавап бирде. – Балаларына кая да булса китәргә кирәк булса яисә тәрбияләргә мөмкинлекләре булмаганнар өлкәннәрне ялгыз калдырмас өчен китерәләр. 2-3 айга, ярты елга. Бөтенләй калучылар да бар. Китәргә теләмәүчеләр дә. Монда тәрбияләнүчеләр биш тапкыр ашатыла, бөтен шартларны да тудырырга тырышабыз. Бәйрәмнәр үткәрелә, төрле терапияләр кулланыла: бию, җыр, рәсем ясау, кул эшләре…

“Бер гаилә булып яшибез“, – диләр алар. Тагын бер терапия – хат терапиясе. Бу терапия хәтерләрен сакларга ярдәм итә. Мәдәният бүлеге кызлары белән хат алышалар. Хәтта хат алышучыларны очраштырдык та әле, диләр. Хат. Хатка иң яшерен серләр языла. Язмышыңның караңгы төне дә, кояшлы көне дә хатта чагыла. Сине аңлый алган кешегә йөрәк серләреңне хат алып бара. Тагын шунысы бар, бер белмәгән кешегә эчеңне бушату җиңелрәк тә әле. Ә аннан җавап көтү – өмет. Яшәүгә өмет. Рәхмәт сезгә, кызлар. Сез төрле чаралар белән сынган күңелләрне тернәкләндереп, яшәүгә өмет кабыза алгансыз. Миһербанлылык, шәфкатьлелек дибез дә, мондый йортларга килгәч йөрәк кысылып куя. Җанны актарып кызгану хисләре күтәрелә.

– Татарларда өлкәннәрне читкә кагу булмаган. Авылдан чыгарып җибәрмәгәннәр. Инде бер туганы да булмаса, авыл халкы андыйларны чираттан караган. Изге күңелле булган безнең халык. “Олыларга кадер – хөрмәт, кечеләргә рәхим – шәфкать күрсәтмәгән безнекеләрдән түгел“,- дип уз фикерен җиткерде ак калфаклыларның җитәкчесе Кадрия Рәис кызы. Тирән кичерешләр белән Түбән Суыксу авылына юл тоттык. Теләнче Тамак “Алтын битлек“ халык театры Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем“ пьесасын сәхнәләштергән. Уйландырырлык әсәр булды ул. Ятимә кыз үзенә ягылган яланы күтәрә алмый. Яшәү белән хушлаша. Яшьләргә шуны җиткерәсе килә, һәр ситуациядән чыгу юлы бар. Гомер – кеше өчен иң кадерлесе. Кадерен белегез. Бу дөьняда һәр гамәлең үзеңә әйләнеп кайта. Кичке аштан соң да “Татар халык уеннары“, кул эшләре буенча өйрәтү дәресләре дәвам итте. Хатын – кызларыбызның уңганлыгы искитмәле. Икенче көнне икенче төркем белән Иске Абдул авылына “Гиндукуш“ хәрби дан музеена киттек. Нык тәэсир итте миңа бу музей. Безне музейга нигез салган асыл егетләр каршы алды. Әфганчы егетләр. Музейга нигез салучылар. Әфганчылар яшәгән йортларга хәтер такталары урнаштыручылар, кайнар нокталарда ятып калучылар истәлегенә һәйкәл куючылар сәламләде… Һәйкәл каршында басып торабыз.

– Без аны үзебез төзедек, – диләр алар. Тагын бер матур юнәлеш сайлаганнар егетләр. Сугыш турында, әфганчылар турында җырларны дискларга туплап, халыкка җиткерү. Рөстәм әфәнде башкаруына ” Хуш, Гиндукуш”җыры безне бик әсәрләндерде. Рөстәм Әхмәтханов үзешчән композитор.

Һиндукуш, Һиндуш,
Без китәбез инде, без китәбез инде
Без китәбез инде, хуш.
Кайтып килешебез, Индукуш…
Рөстәм Әхмәтхановның “Без сугыштан әле кайтмаган“ дигән 23 патриотик җыры тупланган дискы дөнья күргән.
– Музей 2009 елның 15 февралендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 20 еллыгы көнендә ачыла. 2011 елдан муниципаль музей статусында. Беренче директоры — Әбүзәр Габдрахманов. Музей шурасына әфганчылар Нәкыйп Хафизов, Илдус Насыйров, Марсель Ситдыйков, Айбулат Якупов сайлана.2004 елның 23 февралендә Тукай районы Иске Абдул авылы Әфганстан сугышы ветераннары әледән-әле очрашып тору өчен хәрби-патриотик клуб төзергә килешәләр. Моның өчен авыл китапханәсенең фойесын бүлеп бирәләр. Тиздән әлеге клуб эшендә, аның үткәргән чараларында Сәмәкәй, Мерәс, Теләнче Тамак, Сәет, Яңа Бүләк, Октябрь-Бүләк, Иске Дөреш, Казаклар авылы әфганчылары (барлыгы 40 кеше) катнаша. Музей башта Әфганстан сугышы музее буларак оеша башлый.

Ләкин Бөек Ватан сугышы, Чечня сугышы, Русия армиясе тормышы турында экспонатлар да килгәч, иҗтимагый-патриотик музей статусын ала. Музейны бизәү, беренче экспонатларны табу һәм урнаштыруны әфганчылар үз хисапларыннан эшлиләр. 2008 елда музей (клуб) Татарстан мәдәният министрлыгыннан 125 меңлек грант ота, спонсорлар табыла, хәрби кораллар (макетлары) алына. Район башлыгы музей алдындагы мәйданчыкны һәм андагы Бөек Ватан өчен корбан булганнар истәлегенә ачылган һәйкәлгә килү юлларын асфальтлауда ярдәм күрсәтә. Экскурсияләр үткәрү, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан сугышы, Чечня сугышы вакытындагы экспонатлар белән музей фондларын баету, егетләрне хәрби хезмәткә озату тантаналары уздырыла. Музей Казан, Чистай, Алабуга, Яр Чаллы иҗтимагый-патриотик оешмалары, Татарстан ветераннарының «Сугышчан туганлык» иҗтимагый хәрәкәте (җитәкчесе отставкадагы генерал-майор, ТР элекке хәрби комиссары Иван Данилович Стагнеев) белән даими бәйләнештә тора,- ди музей директоры Резеда Гарипова (Якупова).

– Без, Әфган сугышы ветераннары, Иске Абдул авылына җыелган идек. Шунда патриотик клуб булдырырга карар иттек. Максатыбыз чәй артында сугыш хәрәкәтләренә катнашкан ир – егетләр белән аралашу иде. Аннан соң, Әфган сугышында һәлак булган солдат аналарына чыга башладык. Аларны аралашу өчен үзебезнең клубка чакыра торган булдык. Клубка күпләп экспонатлар килә башлады. Шуннан соң тыныч вакытта сугышта булганнарга багышлап музей оештыру теләге туды. Музейга “Гиндукуш” дип исем бирдек. Ул Әфган территориясенең 80 % алып торган таулы җирләр . Кемгә Әфганстанда булырга туры килгән, аларга бу яхшы таныш. Анда безнең ел ярым яшьлегебез үтте, үлем безне һәр почмакта сагалап торды,- дип сүзне дәвам итте Айбулат Мөнир улы. Ә Айбулат Мөнир улының әнисе сөйләгәндә күпләребеә елады.

– Улым миңа: “Монголиядә хезмәт итәм“, – диде. Әфганстанда булганын кайткач кына белдем. Күңелемдәге хисләрне аналар аңларлар. Утырып, кычкыра – кычкыра, еладым. Улым мине юата: “Исән – сау кайттым ич, әни, елама“,-ди. Ә мин туктый алмыйм. Солдат аналарын да клубка чакыралар. Уллары үлеп калган аналар һәйкәл янына килеп башта улларының исемнәрен сыпыралар, таш һәйкәлне үбеп тынып калалар… Мин дә еладым. Бүтән мондый афәтләр килмәсен башыбызга. Күңелдәге хисләр өермәсенә түзеп булмады. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Тыныч йоклагыз, кайта алмый калганнар. Быел музейның юбилее, уңышлар сегә, егетләр. Гамәлләрегез изге.

Чайкала иген кырлары!
Без иген кырына юнәлдек. Кырда “Басу яру“ йоласы күрсәтелде. Башкача әйткәндә, уракка төшү. Кәләпүшле өлкәннәр, яулыкларын артка чөеп бәйләгән апалар, кулларында ураклар. “Асылъяр“ фольклор коллективының дәртле җырлары яңгырый. Һәр эшне халкым дога белән башлаган. Монда да эш дога белән башланды, орлыкның өлгергәнлеге барланды. Мин дә урак белән урып карадым. Аның да үз җае бар икән. Киңәшләрне тыңласаң, эшең җиңелрәк бара шул. Безнең каршыда ургычларның эшкә хәзерлеген тикшереп карадылыр. Комбайнерларга премияләр тапшырылды, берәү дә өлешсез калмады. Басуда бәйрәм иде бүген. Әби – бабаларыбыз өчен дә бәйрәм булган уракка төшү. Йоласы шул: чәчкәндә күкәй тәгәрәткәннәр, уракка төшкәндә “Басу яру“ йоласы башкарылган.

Бикләндә
Төшке аштан соң Бикләнгә юл тоттык. Биклән авылында яшәүче авыл җирлеге депутаты, Тукай муниципаль районының коррупциягә каршы комиссия әгъзасы, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча эшмәкәрләрнең район координацион советы рәисе, эшмәкәр, күп кенә республикакүләм конкурсларның һәм бәйрәмнәрнең иганәчесе Римма Крицкая белән таныштык һәм аның яңа кибетен ачу тантанасында катнаштык. Түбән Камада яшәүче оныгы Олеся иҗади яктан бик күп үрләр яулаган. Бию буенча төрле халыкара бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар ала. Төрле проектларда катнашаканы гәүдәсеннән күренә кызның. Олесяның биюенә сокланып карадык. Уңышлар сиңа, сеңелем. “Сабантуй” мәйданында халык “мәж” килә. Сыздырып гармун уйныйлар. Татар бар җирдә моң бар инде ул… Чишмә – изгелек, сафлык символы, яшәү чыганагы. “Сабантуй чишмәсе“ндә киленгә су юлы күрсәтү йоласын карыйбыз. Чишмә 2017 елда шушы авылда туып-үскән җырчы Илнар Сәйфиев идеясе белән төзекләндерелгән булган. Халкымның гореф – гадәтләре искиткеч. Бер – береңне хөрмәт итүгә корылган. Киленгә су юлын кияүнең кыз туганнары күрсәтә, килен үзенең бүләкләрен өләшә. Билгеле, җыр – биюсез булмый. Сәхнәдә – Тукай районы гимны сүзләре авторы, җирле язучы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзәсе Рәзинә Сәетгәрәева.

– Шушы көннәрдә ничәмә-ничә еллар авылым тарихы китабы өчен җыйган материалларымны китапка салдырып бетерәм, Аллабоерса! Архивтан бик тә кыйммәтле материаллар да табылды. Архив материаллары табу, алу өчен тотылган бөтен чыгымнарны улым – Эльмир Сәетгәрәев күтәрде.

…Бүген шул изге доганы чордаш,
Алдың кулыңа, салдың – җаныңа!
Өзелмәсен лә буын чылбыры,
Кадерләп тапшыр – балаларыңа! – ди Рәзинә ханым.

Кич белән үзебез урнашкан кунакханәләргә кайткач, тормыш яңа сулыш белән гөрли башлады. “Кунаклашу” кичке уены. “Кунак каршы алу”. Җитәкчебез Кадрия ханым күңелләргә “Учак”якты:
– Ә сез ничек каршылар идегез кунакларны?
“Ак калфак“лылар өч төркемгә бүленде. Өч төркегә 1 уклау, күкәй, он бирелде. Алар әзерләнгәдә җыр-бию тынып тормады.

Кунакчыл да минем халкым,
Милләтем – йөзек кашым.
Рәхим итеп җитешегез,
Менә ич, милли ашым.
Кош телләре шундый тәмле,
Атланмайда йөзелгән.
“Түбәтәй” тора уртада,
Кыстыбыйлар тезелгән.

Гүзәл безнең хатын – кызларыбыз. Уклауны да тапканнар (банка белән җәйгәннәр), ә дигәнче өлгертеп жюрига китергәннәр. Телләре телгә йокмый, чичән тагын үзләре. Аяклары тыпырдый, янып тора күзләре. Итагатьле, назлы ул. Милләтемнең өлгесе, киләчәкнең көзгесе. Зөһрә Сәхәбиева, Марат Әмирханов, Кадрия Идрисова, Эльмира Шәрифуллина, Сөембикә Кашапова, Люция Фаршатова, мин бахырыгыз, Шәмсия ханым ( ялгышмасам, Кировтан) һәм башкалардан торган мәртәбәле җюрига урын билгеләү авыр булды. Барысы да – менә дигән!

Дога белән башла
Бүген Тукай районында соңгы көнебез. Бакчасарай һәм Иске Җирекле – кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыллар. Миннехуҗин Равил Лотфулла улы һәм Минеханов Минталип Исмәгыйль улының крестьян фермер хуҗалыклары белән таныштык.

– Һәр эшне дога белән башлыйм,- ди Минталыйп әфәнде.- һәр эшне гаиләм белән башкарам. Аллага шөкер, тирә -юнебезгә җитәрлек нигъмәт: бәрәңге, кишер , кәбестәләр, бөртеклеләр уңышы яхшы. Бу төбәктә чын – чынлап үз эшенең осталары яши дигән фикергә килдек без. Алган тэсирләребезне уртаклаша – уртаклаша Яңа Троицк авылына килеп җиттек. Монда яңа мәдәният йорты ачу тантанасында катнаштык. Шушы мәдәният йортының директоры Лилия Ситдикованың үземнең укучым, авылдашым, туганым булуы ; нәкъ шушы көнне очрашуыбыз үзе дә шатлыклы вакыйга булды.

Пленар утырыш яңа мәдәният йортында узды. Утырыш Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләве белән башланып китте. “… Бөтен җирдә дә без бар. Киләсе елга Татарстанның 100 еллыгы. Аңа нинди бүләк ясарга икән, дип, уйларга кирәк. Сезгә өй эше: өлкәләргә кайтып, җитәкчеләр белән очрашып, Татарстаныбызның туган көненә хәзерлекне башлыйк“. Тукай муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы әйтелгән рәхмәтләр өчен рәхмәтен җиткерде. Бергәлектә көч икәнлегенә басым ясады:
– Иктисадый яктан районыбыз көчле. Шушы темпларны үзгәртмичә һаман алга таба да үсәргә, лидерлык позицияләрен бирмәскә дигән максат куеп эшлибез. Сезнең килүегез халыкны гореф – гадәтләребезгә, йолаларыбызга борылып, тарихны актарырга мәҗбүр итте. Без барыбыз да милләт өчен эшлибез. Гореф – гадәтләребезне, телебезне, атаклы кешеләребезне онытмасак, милләтебез киләчәктә дә яшәр, – дип сүзен йомгаклады.

Эшләребез дәвамлы булсын!
– 20 дән артык авылда булдык. Гореф – гадәтләрен, осталыкларын, тарихны барлау, авылның яшәешен күрдек. Монда без, “бер генә өлкән кеше чит түгел, алар үзебезнеке“ дигән программа белән эшләп хат алышу, алар белән аралашу, аларның дөньяга кирәклеген таныту эшен күрдек, күңелләребез йомшарды. Менә шушы хис-тойгыларны алып кайтып, эшкә җигү алдыбызда бурыч булып тора. Икенче Бөтендөнья татар хатын – кызлары съездында 18 пункттан торган резолюция кабул ителгән иде. Шуның 8 пунктын Тукай районында эшләдек. Шушы эшләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын,“ – дип сүзен тәмамлады Кадрия Рәис кызы. Марат Әмирхановның: “Татар дигән бөек халыкның гореф – гадәтләрен, телен, милләтен саклауга зур өлеш кертәсез. Тукай районы ихласлылыгы, таланлылыгы, кунакчыллыгы, гадилеге, хезмәтчәннәре белән күңелдә калды. Бу утырыш кына түгел, форум. Әйе, Марат әфәнденең сүзләре белән килешмәүче юктыр. Күңелләрдә шундый матур тәэсирләр калдырды тукайлылар.
Монда Австралия, Латвия, Франция, Казахстан, Белорусиядән, илебезнең төрле почмакларыннан делегатлар катнашты. Димәк, тамырлары бик тирән киткән милләт яши, алга таба кыю атлый!

Рәсимә Галиева.
Мамадыш районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*