enrutat
Баш бит / “Бу китап сәяси васыятем кебек”
“Бу китап сәяси васыятем кебек”

“Бу китап сәяси васыятем кебек”

Танылган җәмәгать эшлек­лесе, журналист, Бөтен­дөнья Татар кон­грес­сы­ның “Дөнья“ студиясе мөхәррире Римзил Вәлиев Конгресс бинасында юбилеен  татар милли-мәдәни мөхтә­риятләре эшчәнлеген яктырткан “Автономное плавание“ дигән китабын тәкъдим итү кичәсе итеп билгеләп үтте. Шул уңай­дан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Яше җитмеш – эше бет­меш, дисәләр дә, Сез бү­­ген дә актив: милләт язмышын кайгыртасыз, дөнья­да барган вакыйгаларга мө­нә­сә­бәтегезне бел­­дереп торасыз. Ә ме­нә юбилеегыз булганын күпләр белми дә кала язган.

– Түгәрәк даталарны бил­геләп үтүгә, дәрәҗәләр, бү­ләк­ләр алуга исем китми. Сигезенче март җитәргә бер көн кала тугач, хатын-кызлар бе­лән ярышып, туган көнемне күпертергә яратмыйм. Быел да шулай булды. Күпсенеп әй­түем тү­гел: кайбер кеше­ләр­нең  юбилее берничә айга сузыла. Сиксәнне ваклый башлагач, аның нәрсәсен котлый­сың инде?! Хезмәттәш­лә­рем, әйдә, җыелып котлыйк әле, дип мөрәҗәгать иткәч: “Купшы тантана уздырганчы, әй­дә­гез, күптән түгел генә чыккан шушы кита­бым­ны җәмә­гатьчелеккә күр­сәтик“, – дип тәкъдим иттем. Халык белсен, укысын: бу китап илдәге вәз­гыятькә бәям, милли эшләр белән шөгыльләнүчеләргә сәяси васыятем кебек.

Россия татарларының федераль милли-мәдәни мө­х­тәрияте оешуга егерме ел тулу уңаеннан чыкса да, ул XX-XXI гасыр чигендәге милли хәрәкәтебезнең торышын кү­залларга мөм­кинлек бирә. Бу китапны күп­медер дәрәҗәдә методик ярдәмлек, уку әс­бабы дип тә әйтергә буладыр. Милли эшләрне оештыру белән шөгыльләнүчеләр мон­дый хезмәтнең кирәк­леген бүген аңламаса, иртә­гә аңлар.  Халык саны алыр алдыннан да моның шактый файдасы булачак. Милли оешмаларны ничек яшә­тергә, хакимиятләр белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга? Шундый сорауларга анда җавап бар.

Хәзер бик үзенчәлекле вәз­гыять. Глобальләштерү, матди тормыш милли һәм рухи мохитне узып бара. Митингларга, җыеннарга чыгулар  азайды. Мәгълүмат мохите куерды һәм чуарланды. Аның каравы бүген интернет чел­тәр­ләрендә актив эш җәел­де­рергә мөм­кин. Һәр шәһәрдә, һәр авыл­да татарларның электрон исемлеген булдырып, милләтнең телефон һәм электрон почта белешмә­сен төзеп була. Тел буенча бәхәс чыккач,  Мәскәүгә Башкортстаннан – 17 мең, Татарстаннан 4 мең имза җыеп илттеләр. Халкыбыз яңа шартларга өйрәнеп җитә алмый әле. Башкаларга салыну да чабудан тота.

– Күптән түгел Казанда федераль татар мил­ли-мә­­дәни мөхтәрия­те­нең чи­­раттагы хисап-сай­лау җые­лы­шы булып узды. Анда мөх­­­­тәрият рәи­се Илдар Гыйльметдинов, тө­бәк мил­­ли-мә­дәни мөх­тәрият­ләре эш­ләгән җир­ләрдә Татар конг­рессы­ның филиалларын ябарга кирәк, дип чыгыш ясады. Соң ул мөх­тәриятләр пассив бул­маса, мөгаен, анда Конгресс филиалларын ачып та тормаслар иде. Бу белдерүне ничек аң­ларга?

– 1996 елда, милли-мә­дәни мөхтәриятләр турында федераль закон чыккач, хө­күмәт шушы оешманы таныр, милли эшләрне оештыруга финанс та бүлеп бирер дип ышандык. 1998 елда җирле мөхтәриятләрне туплап татар федераль милли-мәдәни мөх­тәриятен оештырдык. Әмма мөхтә­риятләргә бернинди штат, акча бирелмәде. Хәзер бө­тен оешмалар – федераль мөхтәрият, аның төбәк оешмалары, Татар конгрессы да – “Иҗтимагый оешмалар ту­рын­да“гы федераль закон нигезендә иҗтимагый оешма дип танылды,  статуслары бертөсле.

Кайсыдыр төбәкләрдә гауга, ыгы-зыгы чыга, уртак тел таба алмыйлар икән, димәк, координация яки туп­лану шурасы булдырырга кирәк. Шуңа күрә мондый белдерү бик сәер. Син – конгресс, мин – мөхтәрият, дип бүләргә ярамый. Кем ничек булдыра ала, шулай эшлә­сен. Ата-аналар комитеты, туган телне сөю­челәр җәм­гыяте дә булсын. Теркә­леп тә, теркәлмичә дә эш­ләргә мөмкин. Татар яшә­гән шә­һәрләрдә генә түгел, авылларда, һәр мәхәлләдә татар оешмалары булырга тиеш.

Зур грантлар бирелсә дә, милли эшләргә дәрәҗә­ле ке­шеләр алынса да, иҗти­магый, милли эшләр халык­ның үз көче һәм те­ләге, җә­мәгать­челек энергиясе хисабына башкарыла. Эшкуар кесәсен­нән акчасын чыгара, офисына кертә, машинасында йөртә икән, бик яхшы. Тик халык аңа иярәме соң? Җәмгыять башлыгы бер сызгырганда – йөз, икенче сызгырганда биш йөз татар җыела икән, менә шул милли эш дип атала.  Халык­ның үз хәрәкәте булмаса, югарыдан оештырылган чаралар – чинов­ник­ларның бер уенчыгы гына. 27 ел Татар конгрессы эшчәнлегендә катнашу дә­верендә бу яхшы күренде.

Мөмкин кадәр күбрәк мил­ли оешма булсын, каршылык чыга икән, бергә утырып сөйләшсеннәр, ур­так тел тапсыннар. Татарча га­зета-жур­нал алдырса, милли концерт-кичәләргә йөрсә,  татар телевидениесен, интернетын караса, туган теле­бездә сөйләш­сә, баласын татарча укытырга тырышса, кайда яшәсә дә, ил­дә нинди генә сәясәт үткә­рел­сә дә, халык үз-үзен саклый. РФ татарларының яшәеше өчен Татарстан Республикасы һәм төбәкләр­дәге татар оеш­ма­ларының (алар барысы да милли-мәдәни мөхтәрият вазифасын башкара) хезмәт­тәш­леге зарур.

– Үз вакытында федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып сайлангач та,  барыбер журналист булып калдыгыз.

– Безнең һөнәр бик кызыклы. Журналист булу ми­ңа җәмгыятьтә үз урынымны табарга булышты, кы­зык­лы ке­шеләр белән очрашу, әһә­миятле вакыйга­лар­ның үз­ә­гендә кайнау мөм­кин­леге бирде. 1992 елда, Бө­тен­дөнья Татар конгрессы оешкач, беренче утырышта Индус Та­һиров миңа үзенең урынбасары булырга тәкъ­дим итте. Ул вакытта мөһа­җирләр өчен латин әлиф­ба­сында “Donya“ ди­гән газета чыгара башлаган идем.

Журналистика – иҗ­ти­магый тормышка, милләт язмышына тәэсир итә торган тармак. Чәчелгән мил­ләткә мәдәниятне, аң-бе­лемне мәгъ­­­­­лүмат чаралары җит­керә. Рухиятеңне га­мәлгә кую, ниятләреңне тор­мышка ашыру ягыннан журналистиканы идеаль һөнәр дип әйтер идем. Журналист буларак мин туры­дан-туры, чит­ләтеп әйтеп тә үз фикер­ләремне гамәлгә ашырырга тырышам. Соңгы вакытта журналистикага егет­ләр азрак килә икән, моның сере хезмәт хак­ларының кечкенә булуында гына түгел, хәзер хатын-кызлар иҗтима­гый-сәяси тормышта активрак. Яхшы журналист ул – беренче чиратта яхшы фикер йөртә торган кеше. Мин журналистларны ир-атларга һәм хатын-кызларга түгел, фи­керлеләргә һәм фикерсез­ләргә, позициясе бар һәм позициясе юк дип бүләм. Әл­бәттә, саклык та, кыюлык та кирәк.

– Нишләп радио-те­ле­ви­дениедә сәяси тапшырулар юк дәрәҗәсендә аз?

– Халыкның сүлпәнле­генә яраклашканга, социаль тормышны, милләтнең хәлен кызыклы итеп чагылдыра алмаганга. Көн буе җырлап кына торучы радио буламыни инде?! Актуаль темалар күтәрүдә хикмәт! Минем хыял: телевидение, радио, матбугат, милли интернет басмалар көн саен, сәгать саен тарихны, мил­ләт­нең үткәнен, якты шә­хесләрен, борчыган проб­лемаларны сөйләп торсын иде. Татарлар шуны көтә. Шу­ңа күрә чакырганда туры эфирга йөгерә-йөгерә барам, мәкаләләр язам, җит­ешсез­лекләрне күрсә­тергә, уй-фи­керләрне әйтеп калдырырга тырышам.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*