tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районының Тингаш авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
Буа районының Тингаш авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

Буа районының Тингаш авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

Буа районының Тингаш авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. 1968 елда төзелгән бинаны яңарту республика программасы кысаларында узды.

Эшчеләр фасадны яңарттылар, түбәсен, тәрәзәләрен, җылылык системасын алыштырдылар һәм территорияне төзекләндерделәр.

Яңартылган бина Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашында узды. Ул авыл клубы директорына җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Хәзер авыл Мәдәният йорты каршында җиде клуб берләшмәсе эшли. Анда 75 кеше шөгыльләнә. Яңартылган мәдәният йортына хәзер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри алачак, алар өчен уңайлыклар тудырылган.

Тингаш авылы кунаклары һәм халкы өчен тантаналы ачу кысаларында мәдәният хезмәткәрләре халык-гамәли сәнгать күргәзмәсен тәкъдим итте һәм бәйрәм концерты әзерләде.

Гомумән алганда, Татарстанда быел 17 авыл мәдәният йорты төзү һәм 37 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*