tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мифтахов: Буа ягы – иманлы як 
Фәрит Мифтахов: Буа ягы – иманлы як 

Фәрит Мифтахов: Буа ягы – иманлы як 

Булдыклы дин кардәшләребезнең күркәм эшләренә һәрчак сокланабыз. Татарстаныбызда да, Рәсәй өлкәләрендә дә иман йортларына өлкәнннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә күпләп җыелуы күңелдә милләтебезне, телебезне саклауда аларның зур урын тотуын күрсәтеп тора.

Мәчетләребездә татар халыкның күркәм йолаларын яңартуда имамнар күп көч куя.

“Буа районында булган сәфәребездән җылы тәэсирләр калды. Татптицепром ген.директоры Марс Алиев чакыруын кабул итеп, без дә Буа якларына юл тоттык. Шәйморза авылының мәчете төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан олы бәйрәм уздырылды, корбан ашы мөселман кардәшләребезне түгәрәк өстәл артына җыйды”, – ди Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Төштән соң Яңа Тинчәле авылына кузгалганнар. Бу авыл бик күп күренекле шәресләре белән билгеле икән. Туган авылларында мәчет салдырган бертуган Ринат һәм Радик Гайзатуллиннар, авыл чараларына матди ярдәм күрсәтүче Радик Хәсәнов “Рәуф”мәчетенең 10еллык мәҗлесенә үзләре дә кайтканнар. Авыл халкының дингә хөрмәт белән каравы, әби-бабаларыбызның гореф –гадәтләренә уңай мөнәсәбәте соклану уята.

Күп хөрмәтле уллары.
Онытылмасын тарихта
Сызган данлы юллары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*