tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа яшьләре шәҗәрәләрен барлады
Буа яшьләре шәҗәрәләрен барлады

Буа яшьләре шәҗәрәләрен барлады

20 нче ноябрьдә Буа шәһәренең академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” дигән I төбәкара фәнни –гамәли конференция үтте. Әлеге фәнни–гамәли укуларга республикабызның төрле районнарыннан, күрше Ульяновск, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән, Чуашстан республикасыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган укучылар катнашты. Алар бүгенге көндә җиде буын бабаңны белүнең нинди актуаль булуын ачыклап бирүгә ирешә алдылар.

Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова ачып җибәрде. Президиум составында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кадрия Фатыйх кызы Фәйзрахманова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институты галимнәре Зөфәр Гомәр улы Мөхәммәтшин һәм Рифат Фердинат улы Мирхаев, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Хәмзә Фәрхәт улы Бәдретдинов, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Рамил Фарук улы Фәхретдинов, Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Әлфия Сәмигулла кызы Абутдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы – Гакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов бар иде.

Конференция кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Галәметдинова Р.Д., Бөтендөнья татар конгрессы Буа бүлекчәсе “Ак калфак” клубы җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова; “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Хәмзә Бәдретдинов, “Сөембикә” журналы хезмәткәре Эльмира Закирова, “Болгар” радиосы журналисты Фаил Гыймадов, Буа муниципаль районы “Туган як” музее директоры Люция Әхмәтҗанова, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид Маликов, “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре.

Конференция кунаклары өчен мәктәпнең фойесында “Илһамлы төбәк”дип исемләнгән презентация күрсәтелде, Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия оештырылды.

Фәнни эшләр 4 секциядә якланды:

1. “Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе

2. “Җиде буын җылысын сакла”

3. “Тамырлары белән көчле безнең халык”

4. “Шәҗәрә –истәлекләрдә”

“Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге I төбәкара фәнни –гамәли” исемле конференциянең җиңүчеләре ТР мәгариф һәм фән министрлыгының

дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка ия булдылар.

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Буа бүлекчәсе “Ак калфак” клубы әгъзалары үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Кунакларга клуб әгъзасы Минзилә Фәткуллова һәм Фирания Еремееваның кул эшләреннән торган иҗади күргәзмәләре тәкъдим ителде.

Конференциянең мәртәбәле кунагы – филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары – “Ак калфак” клубы әгъзалары эшчәнлегенә югары бәя бирде, киләчәктә аларга уңышлар теләде.

Кадрия Рәис кызының “Ак калфак”ның буыннар чылбырын саклауда тоткан урыны” дип исемләнгән кереш мәкаләсе “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге I төбәкара фәнни –гамәли” исемле конференция материалларын туплаган фәнни җыентыкта урын алган. “Алга максат куеп, бу эшне башлап җибәргән Буа җирлегенә, шәхсән “ Ак калфак”ның җирлектәге оешмасына ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Башлангыч зур үрләр яуласын дигән теләктә калабыз”, – дигән сүзләре бу изге эшнең дәвамлы булуына тагын бер кат ышаныч тудыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*