tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесе булмаячак
Быел Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесе булмаячак

Быел Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесе булмаячак

Россиянең халык артисты, продюсер һәм композитор Игорь Крутой «Яңа дулкын» халыкара яшь башкаручылар музыкаль бәйгесе булмаячагын игълан итте. Бәйге ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан август ахырында Казанда үтәргә тиеш иде. Бу хакта продюсер Instagram сәхифәсендә белдерә.

«Кызганычка каршы, бөтендөнья коронавирус пандемиясе һәм күп илләрдә саклана торган чикләүләр безнең планнарны үзгәртте…» — дип язган Крутой.

Композитор сүзләренә караганда, илләр арасында чикләр ябылу сәбәпле, фестивальне оештыру комитеты «Яңа дулкын» да катнашучы чит ил йолдызларын һәм конкурсантларын чакыра алмаган. 18 ел дәвамында аларның катнашуы бәйгегә халыкара статусын биргән булган.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*