tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Олы Кибәче авылының хәтер китабы» дөнья күргән
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Олы Кибәче авылының хәтер китабы» дөнья күргән

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Олы Кибәче авылының хәтер китабы» дөнья күргән

Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиеваның Саба районы Олы Кибәче авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм яу кырыннан туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан 149 авылдашы тарихын язган китабы чыккан. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Олы Кибәче авылының хәтер китабы» исемле 418 битле, дүрт бүлекле хезмәт «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылып чыккан. Анда 101 тыл ветераны турында да мәгълүмат кертелгән, сугыш чоры балалары истәлекләре дә бар.

«Хезмәтемне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышлап яздым», — ди Люция Шәрәфиева. Әйтергә кирәк, бу авторның туган авылы тарихы турында икенче китабы. 2014 елда аның «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» исемле китабы дөнья күргән.

«Олы Кибәче авылының хәтер китабы”на кереш сүз язган язучы Шаһинур Мостафин «гаять үзенчәлекле хезмәт» дип бәяләгән. «Китап шунысы белән кадерле: аны язуда авыл халкы үзе дә катнашкан, күпләр үзләренең истәлек-хатирәләре белән уртаклашкан. Мәктәп балаларының әби-бабайларын онытмыйча, нәсел тарихын барлап иншалар язуы аеруча сөендерә…» — дигән сүзләр бар.

Шаһинур Мостафин Люция Шәрәфиеваның галимнәрнең җентекле эзләнүләре белән танышканын, зур эзләнүләр алып барганын, архивлар белән эшләгәнен билгеләп узган. Шулай ук, авторның бер хәреф аркасында гына да хәбәрсез югалганнар исемлегенә кергән ун авылдашын табып, билгесезлектән кайтарганын искәртә.

Люция Шәрәфиева 1940-1941 елларда Саба районының берничә авылыннан Финляндиягә эшкә китеп, шунда яшәгән кешеләр тормышын яктыртуга да, Төбәк һәм Кече Кибәче авыллары батырлары турында белешмәгә дә урын биргән. Сабадан 268 кеше исемлеген Выборг архивыннан кайтартканын әйтте. «Нәсел-нәсәбе Олы Кибәчедән булган авылдашыбыз Зөфәр Гәрәевкә китапны бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтемне белдерәм», — диде автор.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*