tatruen
Баш бит / Яңалыклар / САБАН ТУЕ – ТАТАРСТАНДА
САБАН ТУЕ – ТАТАРСТАНДА

САБАН ТУЕ – ТАТАРСТАНДА

Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен быелгы бәйрәмнеӊ форматы башкачарак булды. Әмма бу халык күӊелендә милли бәйрәмебезгә карата булган җылы хисләрне берничек тә үзгәртмәде, киресенчә аӊа карашыбызны тагын да ныгытты гына.

Барлык татарларны Сабан туе бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек, күӊел тынычлыгы теләп калабыз. Безнеӊ котлауга Мари Элда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнеӊ иӊ өлкәне, Йошкар-Ола шәһәренеӊ абруйлы абыстае, 91 яшьлек җирле шагыйрәбез Самавия апа Сафиуллина да үзенеӊ шигыре белән кушыла: «Гөрләп уза торган быелгы Сабан туйларыныӊ вакыты узып бара. Инде бик картайсам да, күӊелдә элекке бәйрәмнәр истә…».

САБАН ТУЕ – ТАТАРСТАНДА

Ярты тәүлек ТНВда

Сабан туен карадым.

Милләтебез бердәм, көчле

Икәнлеген аӊладым.

Кыйблабыз Татарстан,

Бу – бик саваплы эштер,

Җир шарында булган барча

Татарларны берләштер.

Рәхмәтебезнеӊ чиге юк

Бар татарлар исеменнән.

Без дә туры юл табарбыз

Синеӊ сызган эзеӊнән.

Сабантуй, сабантуй –

Эшләреӊне читкә куй.

Ашык сабан туена,

Ямьле елга буена.

Атлар киткән чабышка,

Көрәшче бил алышты.

Балалар да читтә калмый,

Төрле уенда ярышта.

Бермәл халык көлкедә,

Карап җиӊән балага,

Тәӊкә кабып, ап-ак булып,

Катыкка манчылганга.

Музыка да читтә калмый,

Яӊгырый заманача.

Милли татар җырлары да

Сокланырлык лабаса.

2020 нче ел – өйдән чыгу тыелды,

ТНВда онлайнга кердем сабан туена,

Сабантуйга кайтыгыз дип

Җырлагач, яшь коелды.

Быел пыяла аша

Бал ялагандай тоелды.

Раббым, кичер, ал җәзаӊны,

Күпләр аӊлады бугай.

Бәйрәмнәр табигый булсын,

Шау-гөр килсен һәр тугай.

Мари Эл Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*