tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый
Быел Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый

Быел Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый

Быел Казанда Татар яшьләре көннәрендә чит илләрдән делегатлар катнашмый. Форум 2-6 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

«Кызганычка каршы, быел чит илләрдән делегатлар катнаша алмый, әмма форумның Төркия, Прага, Австралиядә яшәүче ветераннары белән онлайн очрашу көтелә», — дип сөйләде ул.

Ләйсән Сафина быел башка милләт кешеләренең булмаячагын әйтте. «30 еллык юбилей булгач, катнашырга теләүче ветераннар да бик күп. Быел татарлар гына катнашачак», — диде ул.

  • «Татар яшьләре көннәре» форумы быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Татар яшьләре көннәренең максаты — Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*