tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Чабаксарда “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау өлеше узачак
Бүген Чабаксарда  “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау өлеше узачак

Бүген Чабаксарда “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау өлеше узачак

Бүген, 6 декабрь көнне, Чуваш республикасының Чабаксар шәһәрендә “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау өлеше узачак. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы аппаратыннан башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашуы көтелә.

Тамаша Чуваш республикасының Халыклар дуслыгы йортында сәгать 14:00дә башлана. Килгән кунаклар Чуваш республикасы рәссамнары Вәгыйзь Камалетдинов, Мидхәт Шакиров, Васил Заһретдинов, Илгизәр Басыйров картиналары белән,  җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистларының  кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Тамашаның концерт өлеше сәгать 15:00 дә башланачак. Гүзәл бәйрәмдә Чуваш республикасының иң популяр татар коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арсында: “Мишәр” ансамбле (Урмай), “Ялкын” (Чабаксар шәһәре), Бишек авылы халык театры, “Тамчы” (Шыгырдан), “Тамчы” (Урмай), “Островок” (Комсомольск). Шулай ук, Чуваш республикасының танылган җырчылары Илдус Шәйдуллин, Илнар Хисамов, Гүзәлия Йолдыз, Юлия Ганина, Диләрә Вахитова, Резиля Серенеева һ.б..

Фестивальне йомгаклап Мәүлид ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) туган көне уңаеннан Коръән укылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*